2017нче ел – Россиядә Экология һәм Аеруча сакланучы табигать территорияләре, Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр еллары буларак игълан ителде. Шушы уңайдан, Нократ Вятка газеталарында районыбызның Татарстанның “Кызыл китабы“на кертелгән яки төбәгебездә сирәк очраучы җәнлекләр, кошлар; могҗизага тиң гүзәл урыннар; халык суын ераклардан килеп ала торган изге чишмәләр; юкка чыгу чигенә җиткән күлләр... турында конкурс башлыйбыз һәм интеллектуалларны бәйгегә чакырабыз. Игътибарыгызга алар турында юнәлеш бирүче мәгълүматлар тәкъдим ителәчәк, сез аларны танып хәбәр итәргә тиеш булачаксыз. Аларны газета укучыларыбыз да тәкъдим итәр, дип ышанабыз. Дөрес җавапны редакциябезгә, 3-21-34 телефоны белән шалтыратырга кирәк булачак.