Үзара салым программасы кысаларында җыелган һәр бер сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәлә.

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Үзара салым программасы кысаларында җыелган һәр бер сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәлә. Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан халыкның үз җирендә хуҗа булырга теләвен яклау һәм сумманы арттыру турында карар кабул ителде. Программа безнең районда дүртенче ел инде гамәлдә йөри.Узган ел муниципаль берәмлекләреннән барлыгы 1525,6 мең сум акча җыелды, республика бюджетыннан 1102,4 мең сум субсидия алынды. 2016нчы елның 20нче ноябрендә мамадышлылар үзара салым турында үзләренең теләкләрен белдерделәр. Үзара салым – салым түгел ул. Аның турында карар җыенда яисә референдумда кабул ителә. Моның өчен катнашучыларның яртысыннан күбрәгенең ризалык бирүе шарт. Безнең районда күпчелек киләчәктә торак пунктларын төзекләндерүне күз алыднда тотып, “Әйе“ дип җавап бирде. Яхшы яшим дисәң, өлеш кертергә кирәк шул.

Агымдагы елда шәһәр буенча үзара салым суммасы – 200, 27 авыл җирлегендә – 200, ә Түбән Ушма аваыл җирлегендә 500 сум тәшкил итәчәк.

–Быел урамнарны яктыртуга өстенлек биреләчәк. 2016нчы елда үзара салым акчалары интенсив юл хәрәкәте аз булган “икенчел дәрәҗәдәге“ урамнарга 1150 яктырткыч урнаштыру өчен тотылды. Быел әлеге эшне төгәлләргә кирәк: автобуслар йөри торган урамнардагы яктырткычларны алыштыру планлаштырыла. Шәһәр урамнарында электр белән тәэмин ителешне тулысынча автоматлаштырырга уйлыйбыз. Автобус тукталышларындагы павильоннар вандаллар кулы “үтмәслек“ләренә алыштырылачак, яңа балалар мәйданчыклары пәйда булачак, – ди Мамадыш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов.

Болар быелның 31 нче мартына чаклы җирле референдумда килешенгән суммалар җыелган очракта гына тулысынча гамәлгә ашырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International