Муниципалитетта дин әһелләре, мәктәпләр директорлары, балалар бакчалары җитәкчеләре, җәмагатьчелек вәкилләре катнашында узган, яшь буынга рухи әхлакый тәрбия бирү темасына багышланган сөйләшү байтак кына проблемаларны өскә калкытты. Һәм тынычланырга урын юклыгын күрсәтте.
Хатыным Асия белән Мамадышта еш булабыз. Бәйрәмнәрдә, ярминкәләргә бармый калган юк. Урамда күпләр минем белән күрешә, озаклап әңгәмә кора башлый. “Нишләп бөтенесе сиңа таныш, барысы да сөйләшергә сүз таба, озак йөрисең“,–дип әрли хатын.
Һәр төбәкнең, һәр дәүләтнең үсешен чагылдыручы, хакимиятнең нәтиҗәлелеген билгеләүче күрсәткеч – демография. Демографик хәл ил күләмендә актуаль проблемаларның берсе булып кала. Илнең икътисади һәм социаль үсеше турыдан туры демографик хәлгә бәйле.
Яшьләр хоккей лигасында (ЯХЛ) чыгыш ясаучы Түбән Каманың “Реактор“ хоккейчылары бүгенге көндә турнир башында тора.
“Безнең оешмага беркөнне бер хатын килеп: “Сыр-май комбинаты хезмәт хакы бирә алмый, эшчеләренә натуралата продукция белән түли башлаган. Берәр тартма маебызны арзан гына бәядән алыгыз әле,“ – дип мөрәҗәгать иткәч, алып бүлешкән идек, ниндидер тәмсез сәер май булып чыкты. Авылларда да сыйфатсыз май сатып йөрүчеләр күбәйде. Моңа ник юл куела икән?!“ Редакциягә ясалган әлеге аноним шалтырату нигезендә без Мамадыш май-сыр комбинатына юл тоттык.
Хөрмәтле ветераннар, ир-егетләребез, якташларым!
1 мартта Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә «Табигать дәресе» узачак. Ул Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышлана. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кышны озату бәйрәм программасында театральләштерелгән тамаша белән карачкы яндыру, концерт, балалар һәм өлкәннәр өчен уен тамашалары, такмаклар конкурсы, призлар, шулай ук халык ярминкәсе булачак.
Ветеринария станциясе хезмәткәрләре узган ел шәхси хуҗалыклардагы 3565 баш мөгезле эре терлекне лейкозга тикшергәннәр һәм шуларның 74ендә авыру расланган.
Балаларның мәктәптәге ашауларын кемнәр генә контрольдә тотмый хәзер. Мәктәп дирекциясеннән тыш – “Роспотребнадзор“, ата-аналар, хокук саклау органнары...