Яшьләр хоккей лигасында (ЯХЛ) чыгыш ясаучы Түбән Каманың “Реактор“ хоккейчылары бүгенге көндә турнир башында тора. Әлеге командада безнең якташыбыз, хоккейга тәүге адымнарын шәһәребезнең “Олимп-1997-1998“дә ясаган Булат НӘБИУЛЛИН да матур уен күрсәтә. Ул бүген–“Реактор“ның керткән алкалар һәм пас бирү буенча өченче бом- бардиры. Аның исәбендә көндәшләр капкасына керткән 15 алка һәм 17 пас бар. Якын киләчәктә Булатны Континенталь хоккей лигасында күрербез шәт. Тагын бер якташыбыз, беренче чыныгуын шулай ук “Олимп-1997-98“ командасында алган Булат МӨХЕТДИНОВ ЯХЛда чыгыш ясаучы Әлмәтнең “Спутник“ командасы составында уйный.