Канәгатьме син, бала.

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Мамадыштагы 3нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Фәнис Мөхәммәтҗанов та: “Ашханә эше белән кызыксынабыз, дисәләр, бер дә аптырамыйбыз. Узган атнада гына Татарстан Дәүләт Советыннан да булып киткәннәр иде“,–диде, без, район мәгариф бүлегенең туклану буенча баш белгече Лариса Казаханова белән, нәкь шушы мәсьәлә буенча әлеге мәгариф учреждениесе ишекләрен атлап кергәч. “Озынайтылган көн төркеме“ булганлыктан, биредә укучыларны ашату бер тапкыр гына оештырылган. Әлеге төркемгә беренче һәм икенче сыйныфлардан илле бала кала. Ике атналык меню “Роспотребнадзор“ тарафыннан расланган. Ул республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тара- фыннан җиткерелгәнлектән, аксымнар, углеводлар һәм башка туклыклы матдәләр буенча балансланган, нинди блюда ничә грамм булырга тиешлеге төгәл күрсәтелгән. Аларны бүлә торган, граммлы, махсус калакларына, чүмечләренә кадәр бар. Ким бирәләр, дип шикләнмәскә мөмкин. Ашханә мөдире Эльвира Воробьевага махсус рәвештә төрле блюдоларны үлчәтеп карадык. Алар, ки- ресенчә, берничә граммга булса да, артыграк чыктылар. Эльвира 2015нче елда “Районның иң яхшы мәктәп ашханәсе пешекчесе“ дип танылган булган икән. Аш-суга осталык шулай ук пешекче булып эшләгән әнисеннән күчкәндер аңа. Без булган көнне укучылар 35 сум 55 тиенлек ашаганнар иде. Аның 21 сум 1 тиене – ата-ана взносыннан, 8 сум 2 тиене – бюджеттан, 6 сум 52 тиене мәктәпнең бюджеттан тыш эшчәнлегеннән. Ата-ана взносы бер балага көнгә 15 сумнан түләнә. “Озынайтылган көн төркеме“нә йөрүчеләр өстәмә рәвештә тагын унар сум бирәләр. Чөнки алар көнгә ике тапкыр ашыйлар. “Менюның бәясе төрле көнне төрлечә була. Атналык тәңгәлләшә (прирав- нивается)‘, – дип аңлаттылар. Менюда итле блюдолар булганлыктан, югарырак чыккан ул. Андый блюдолар атнага өч тапкыр әзерләнә икән. Бер көн–балык блюдосы һәм ике көн сөтле боткалар пешерелә. “Брокеражлы журнал“да көн саен балаларга нәрсәләр һәм күпме аша- тылганы теркәлеп бара. Ата-аналар комитеты әгъзала- ры һәм укытучылар аны даими тикшереп, акт төзиләр. –Берәр бала мәктәптә, ашыйсым килми, дип зарланса, әти-әнисе килеп тикшерергә мөмкин. Узган атнада бер әни: “Минем баланы ирексезләп ашатасыз икән“,–дип килгән иде. Әлеге журналны күрсәтеп, ашханәдә укучы- ларга әзерләгән ризыкларга дегустация ясатып кара- дык. “Тәмле пешерәсез икән бит“,–дип кайтып китте“,–ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, мәктәпнең брокераж комиссиясе рәисе Роза Әхмәтова. Укучылар өстәмә рәвештә сатып ала алсын өчен, камыр ризыклары да пешереп куялар ашханәдә. Ризыкларны дәрес бетәргә биш минут кала сыйныфлар буенча дежурлар өстәлләргә тарата башлыйлар. Ярмалар, ит, сөт белән тәэмин итү электрон аукцион аша башкарыла. Ипи белән тәэмин итүгә тендерны Мамадыштан шәхси эшмәкәр Хәсәнова откан. Сосискаларны, кондитер әйберләрен Яшел Үзәннән китерәләр. Ит белән Рифат Мотыйгуллин тәэмин итә. Ул сөякле һәм сөяксез итеп алып киленә. Ярмалар, яшелчәләр, җиләк-җимеш Ижаудан китерелә. Тоз, шикәр комы, алма, балык белән башка эшмәкәрләр тәэмин итә. Иренмәдек, үзебез дә төрле блюдоларны татып карадык. Һич арттырусыз: мәктәпләрдә моннан ун-унбиш ел элеккегә караганда яхшырак әзерлиләр хәзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International