Дәрес барышында укучылар өчен экологик викторина һәм интерактив уеннар үтәчәк.

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

 мартта Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә «Табигать дәресе» узачак. Ул Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышлана. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәрестә укучыларга викторина һәм уен формасында табигатькә сак карашның мөһимлеге турында җиткерәчәкләр. Казан шәһәренең 3нче гимназиясендә интерактив экологик уенны укучыларга «Кадрлар резервы» республика проектында катнашучы Иван Герасимов әзерләгән.

«Дәреснең төп максаты – укучы балаларга табигатькә зыян салмау гына түгел, аны саклау мөһимлеген дә аңлату. Мин экология темасын очраклы сайламадым. Бер яктан ул планетада яшәүче һәркемгә кагылышлы булуы белән җиңел, икенче яклап карасаң, бик авыр һәм зур хезмәт сорый. Нәтиҗәләр бергәләп, ныклы бердәм команда булганда гына мөмкин», – дип китерелгән активистның сүзләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International