Татар халкының бөек шагыйре – Г. Тукайның 131 еллыгы уңаеннан, китапханәче Сибгатуллина Гөлшат Мөбәрәкҗан кызы “Тукай эзлзре буйлап” дигән темага әдәби викторина үткәрде.
Ниһаять, шәһәрдәге оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары арасында район башлыгы Анатолий Иванов проекты нигезендә оештырылган “Шәһәр кадрда“ фестиваль-конкурсына йомгак ясалды. Узган атна пәнжешәмбесендә иң яхшы дип табылган номерлардан торган гала-концертны тамаша кылдык, иң яхшы коллективларны бүләкләү шаһитләре булдык.
Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә тәрбияләнүче сабыйлар арасында җыр-сәнгатькә сәләтле балаларны ачыклау максатында моннан җиде ел элек фестиваль уздырыла башлаган иде. Шунысы игътибарга лаек, мондый форматтагы чара башка районнарда үткәрелми.
Мамадыш районы Түбән Сөн авылында халык театры пәйда булды. Тәүге "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен алар драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлады.
Бөтенроссия урман утырту көне акциясендә “Кама урманчылыгы“ дәүләт бюджет учреждениесе коллективы нәтиҗәле эшләр башкарды.
Ишки авылының хөрмәтле кешесе, бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучы Сания Гайнуллина мөгаллим булып туган. Табигатьнең гүзәл бер почмагы–Шыя елгасы буенда урнашкан Ишки авылында Миннебикә һәм Нәҗми Минһаҗевлар гаиләсендә алтынчы бала булып, 1947нче елның 1нче апрелендә дөньяга килә кыз.
Мамадышта мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенең зона бәйгеләре үтте.
Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә тәрбияләнүче сабыйлар арасында җыр-сәнгатькә сәләтле балаларны ачыклау максатында моннан җиде ел элек фестиваль уздырыла башлаган иде. Шунысы игътибарга лаек, мондый форматтагы чара башка районнарда үткәрелми.
Дүшәмбе көнне Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан шәһәребездә күпсанлы чаралар үткәреләчәк. Алар белән түбәндәге программада танышырга мөмкин.
1 Май – Тынычлык, Хезмәт, Яз (халык хәзер шашлык, дип тә өсти) бәйрәменә илебез тарихының төрле чорларында нинди генә мәгънә салсалар да, ул һәрвакыт якты, шатлыклы, көтеп алган бәйрәм булып калды һәм кала.