1 Май – Тынычлык, Хезмәт, Яз (халык хәзер шашлык, дип тә өсти) бәйрәменә илебез тарихының төрле чорларында нинди генә мәгънә салсалар да, ул һәрвакыт якты, шатлыклы, көтеп алган бәйрәм булып калды һәм кала.
Хезмәт сөючәнлек һәм изге гамәлләр кылуга омтылыш уңышның нигезен тәш кил итә. Яз – киләчәккә омтылыш һәм яңа башлангычлар чоры, һәркем матур җәйләр килүен, елларның икмәкле булуын тели, ә язның бер көне елны туйдыра. Районыбыз кырларында көнне-төнгә ялгап хезмәт итүче игенчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә аеруча олы хөрмәт һәм рәхмәт. Һава торышының яхшыруын быел һәммәбез өзелеп көтте. Ниһаять, май бәйрәмнәре җир йөзенә чын җәй алып килде: температура 26 градуска кадәр күтәрелде. Халык чистарыну өмәләренә, бакчаларга агылды. 1нче май иртәсендә шәһәребезнең берьюлы өч урынында – Нократ яр буенда, “Яшьлек“ скверында һәм Җиңү паркында яңгыраган күңелле музыка, җырлар, шау-шу, күңелләрне җилкендереп, бәйрәмгә әйдәде. Анда спорт, шахмат-шашка ярышлары, “Күңелле стартлар“, хәрәкәтле уеннар, үзешчәннәр концертлары оештырылды.
Кичен район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда янә концерт гөрләде. Яз һәм хезмәт бәйрәме белән мамадышлыларны районыбыз үзешчән сәнгать осталары тәбрикләде. Концерттан соң дискотека булды. Эшлибез дә, бәйрәм дә итә беләбез без. Яшәсен– Тынычлык, Хезмәт, Май!