Ниһаять, шәһәрдәге оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары арасында район башлыгы Анатолий Иванов проекты нигезендә оештырылган “Шәһәр кадрда“ фестиваль-конкурсына йомгак ясалды. Узган атна пәнжешәмбесендә иң яхшы дип табылган номерлардан торган гала-концертны тамаша кылдык, иң яхшы коллективларны бүләкләү шаһитләре булдык. Ярты ел дәвам иткән әлеге мәдәни чара төрле тармакта хезмәт куючылар арасында хәттин ашкан сәнгать осталары барлыгын ачыкларга, аларның чыгышларын хозурланып карап утырырга мөмкинлек бирде. Сәхнәгә чыгар, конкурс шартларында каралган номинацияләргә әзерләнер өчен күпме көч, вакыт кирәк булгандыр аларга. Төп эштән соң репетицияләргә чабарга, сәхнә өчен реквизитлар ясарга, костюмнар тегәргә, яисә аларны арен- дага алырга кирәк. Тамашачы, мәртәбәле жюри алдында сынатмас, йөзгә кызыллык китермәс өчен фантазияне дә эшкә җикмичә булмый. Узган елның 20нче октябреннән старт алган фестиваль-конкурс кысаларында тамашачыларга 34 командага берләшкән 49 коллек- тив 17 атна дәвамында истә калырлык мизгелләр бүләк иттеләр. Алар ярдәме белән заманында бестселлерларга әверелгән совет киноларының оригиналларын да, бүгенге көнгә яраклаштырылган, төбәгебез белән бәйләнгән дәвамнарын да күрү бәхетенә ирештек. Дөнья кино сәнгате шедеврына әверелгән чит ил, совет һәм Россия кинофильмнарындагы җырларны югары осталыкта башкаручылар да, ай-һай, бик күп икән бит безнең оешма-предприятиеләрдә, учреждениеләрдә. Күпме җирле шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның иҗат җимешләре үзешчәннәр тарафыннан яңгыра- ды. Шигырьләрне, прозаик әсәрләрдән өзекләрне башкаручылар буш сәхнәгә чыгып, микрофон алдында гына сөйләп калмадылар. Чыгышлар матур композицияләре белән дә баетылган иде. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләрнең үзешчән сәнгать осталары безне үткәннәребезгә кайтардылар: бүген оны- тылып барган йолаларны янәдән “уяттылар“. Алар тарафыннан башкарылган күпме милләт биюләрен, гореф-гадәтләрен күрергә насыйп булды. Фильмнарны безнең төбәк белән бәйләп яңгыратуны да күпчелек коллективлар югары дәрәҗәдә башкардылар, диясем килә. Фестиваль барышында тамашачыларга да зур сынаулар әзерләгәннәр иде. Кыскасы, коллек- тивларның барысы да югары баллга лаеклы иделәр. Конкурс булгач, анда кемдер җиңү яулый, кемгә- дер җиңелү ачысы татырга туры килә. Һәр чыгышны бәяләгән мәртәбәле жюри әгъзаларына да җиңел булмагандыр. Нигездә, алар гадел хөкем иттеләр. Гадәттә, теләсә нинди бәйгедә үпкәләүчеләр, жюри куйган бәяләргә канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булмый- ча калмый. Нишлисең бит, “Шәһәр–кадрда“ фестиваль-конкурсы ярыш, көч сынашу форматында узды бит. Гала-концертта районыбыз башлыгы Анатолий Иванов барлык коллективларга да үзенең күңел түреннән чыккан рәхмәтләрен ирештерде. “Әлеге сезонга нокта куелды. Аның барышында сокландырдыгыз, шаккатырдыгыз, күңелләрне горурлык хисе белән тулландырдыгыз. Фестиваль “Сәләтле шәһәр–кадрда“ дип аталган булса да, үзен аклар иде. Киләсе сезонда да сез та- машачыларны яңалыклар белән сөендерерсез, дип ышанам. Идеяләрегезне көтеп калабыз“, – диде ул.