1962нче елны, Ишки сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, унике чакрым ераклыктагы Тәкәнеш мәктәбенә йөреп, өлгергәнлек аттестаты ала. Ишки мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләнә. Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Сабыйларны, укучыларны яратып, чын күңел биреп хезмәт иткәнгә күрә, кыска Остаз гына вакыт эчендә барысы да яшь белгечне үз итәләр, яратып өлгерәләр. Укучыларын эшкә җаваплы, иҗади карарга өйрәткән, аларның күңел түрләренә үтеп кергән, дәресләрне кызыклы итеп үткәрүгә ирешкән чын мөгаллимә ул. Үзен белемле педагог итеп таныта, күп еллар укыту-тәрбия буенча директор урынбасары булып эшли. Яшь укытучыларның остазына әйләнә. Биредә 42 ел хезмәт итә. Зур уңышлары өчен “Почет билгесе“ ордены, “РСФСР ның мәгариф отличнигы“, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Укытучының хезмәтен әллә нинди исемнәр, Мактау кәгазьләре, орден-медальләр түгел, ә ул укыткан укучыларның ирешкән уңышлары бәяли. Сания Нәҗми кызы үзе белем һәм юнәлеш биргән, мәктәпләрдә тырышып хезмәт куючы дистәләрчә укучылары белән хаклы рәвештә горурлана. Россиянең атказанган укытучысы Гөлсинә Шамбазова (Курск), Миләүшә Вәлиева (Мамадыш), Зилирә Камалетдинова (Тәкәнеш), Рәсимә Хөс- нуллина (Югары Сон), Мария Вәлиәхмәтова (Түбән Кама), Рифкать Зарипов (Никифорово), Гөлүсә Гыйльманова (Тауиле), Рәмзил Мө- барәкҗанов остазларын 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйлар.