“Тукай рухы яши күңелләрдә”.

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Татар халкының бөек шагыйре – Г. Тукайның 131 еллыгы уңаеннан, китапханәче Сибгатуллина Гөлшат Мөбәрәкҗан кызы “Тукай эзлзре буйлап” дигән темага әдәби викторина үткәрде. Викторина “Барысы да аның турында”, “Шагыйрьнең иҗат юлы”, “Мәңге яши, яшьни яшь Тукай”, “Мин Тукайны сөйлим” дигән бүлекләрдән торды. Укучылар Г. Тукайның тормышы, иҗат юлы буенча белемнәрен яңарттылар, аның үлемсез шигырьләрен сөйләделәр. Викторина ахырында  аеруча оста итеп шигырь сөйләүчеләргә грамоталар, җиңүче командаларга бүләкләр  тапшырылды. Залда “Тукай рухы яши күңелләрдә” дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International