Бөтенроссия урман утырту көне акциясендә “Кама урманчылыгы“ дәүләт бюджет учреждениесе коллективы нәтиҗәле эшләр башкарды. Бердәм көч белән урман фондында 20,4 гектарда 51 мең төптән артыграк чыршы, нарат, каен, юкә, миләш, дүләнә һәм башка төр агачлар утырттылар. Чистай шәһәрендә имәнлеккә нигез салынды, шулай ук башка төр агачлар да утыртылды. “Урманнарны янгыннардан саклауның нәтиҗәлелеген күтәрү, янгын куркынычы көчәйгән чорга сыйфатлы әзерләнү максатыннан һәм урман янгыннары белән көрәшү өчен, урманчылыкта җитәкче-лесничий Рамил Мәхмүтов һәм белгечләр составында оператив төркем оештырылды; аларны сүндерүдә катнашу өчен, учреждение эшчеләреннән өстәмә команда төзелде, аларга янгын сүндерү чаралары беркетелде. Участок урманчылыкларында патрульлек итү графиклары эшләнеп расланды. Бәйрәм һәм ял көннәрендә белгечләр һәм эшчеләр дежур тора. Янгыннарга каршы полосалар тагын да озынайтылачак. Урман участокларын арендага алучылар белән янгыннарга каршы чаралар турын- да сөйләшүләр үткәрәбез. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдаләрен бозучылар булган очракта, РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.32нче маддәсе буенча, гражданнар – 1 500дән 3 000гә, вазыйфалы затлар – 10 000нән 20 000гә, юридик затлар 50 000нән 200 000гә кадәр административ җаваплылыкка тартылачаклар“, – дип хәбәр итә учреждениенең баш бухгалтеры Любовь Дюртеева.