Мамадышта мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенең зона бәйгеләре үтте. Иң көчле дүрт коллектив арасына эләгү өчен республикабызның 12 районыннан футзалчылар җыелды. Алар өч төркемгә бүленеп уйнадылар, анна- ры сигез команда ярышларның алгы этабында көч сынашты. Безнең егетләребез чирекфиналда – лаешлыларны, ярымфиналда теләчелеләрне бирелдереп, финалга җиттеләр. Монда алар кукмаралыларга 2:1 исәбе белән оттырып, икенче урынны яуладылар. Әлеге ике коллективтан тыш, Татарстан беренчелегенең финал өлешенә Теләче һәм Саба районы футзалчылары да узды.