ЯҢА ТАРИФЛАР

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан муниципаль берәмлекләре порталында Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының шәһәр буенча 2018нче елга халыкка торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны раслау турындагы карары дөнья күрде. 1нче июльдән безне байтак кына үзгәрешләр көтә. Торак фонды белән идарә өчен без хәзергә фатирларның 1 квадрат метры өчен айга 2 сум 30 тиен түлибез. 1нче июльдән тариф 2 сум 42 тиен булачак. Йорт яны территорияләрен җыештыру тарифы 1 сум 88 тиеннән 1 сум 98 тиенгә күтәрелә. Торак биналарга агымдагы ремонт һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү өчен 1 сум 99 тиен урынына 2 сум 9 тиен түли башлыйбыз. Йорт эчендәге санитар-техник челтәрләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау тарифы–бүгенге көндә 1 квадрат метрга 1 сум 1 тиен. 1нче июльдән ул 1 сум 6 тиен була. Электр белән тәэмин итү челтәр- ләренә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау тарифы 85 тиеннән 91 тиенгә күтәрелә. Социаль найм һәм муниципаль торак фонды торак биналарында найм килешүләре белән яшәүчеләр фатирларының 1 квадрат метры өчен 5 сум урынына 5 сум 85 тиен түли башлаячаклар. Ә су белән тәэмин итүгә, канализациягә һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утильләштерүгә тарифлар Татарстан тарифлар буенча дәүләт комитеты, газ белән электр энергиясе тарифлары – Мәскәү тарафыннан расланачак. Хәзергә торак-коммуналь хезмәтләр тарифларының артуы бик зур түгел. 60 квадрат метрлы фатир хуҗасы (соци- аль наймдагылардан тыш), мәсәлән, ай саен 25 сум 60 тиенгә күбрәк түли башла- ячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International