Качману суы тәннәргә рәхәтлек бирә

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Соңгы елларда Качману бәйрәмен уздыру географиясе киңәя бара. Быел Мамадыштан тыш тагын сигез авылда аны зурлап, күп халык катнашында үткәрделәр. Шунысы игътибарга лаек, бу көнне изгеләндерелгән суда чумылучылар саны да хәзер йөзләр белән исәпләнә.

НИКОЛАЙ ҖӨРИЛЕ Миңа икенче ел рәттән туган авылым Җөридә үткәрелә торган Качмануда катнашы- рга туры килде. Өйләгә чаклы ук Тәпи чишмәсе янында халык шактый җыелган иде инде. Аңа таба Тырлау аланы аша юлны Владимир Вятский, Валентин Никитин тракторлары белән чистартып куйганнар. Төнлә белән чишмәне Александр атакай изгеләндергән. Бәйрәмне оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе булган Елена Вятская әйтүенчә, беренче булып суга Ылыядан Качману суы тәннәргә рәхәтлек бирә Юбилей Бәхет күктән иңми, аны яуларга кирәк Александр Тихонов кергән. Авылдашым Анастасия Козлованың йөзендә елмаю чаткыларын күреп, аңа сүз катарга булдым: –Начтый түти, бәйрәм белән үзеңне. –Рәхмәт, чыннан да, зур бәйрәм бүген авылда. Икенче ел инде аны зурлап уздыралар. Моның өчен Елена һәм Владимир Вятскийларга, шул ук Валентин Никитинга, Евгений Васильевка, Герасим Федоровка, Рөстәм Васильевка һәм чараны уздыруга зур тырышлык куйган башка авылдашларыма рәхмәтебез чиксез, – диде ул. –Суга чумыласыңмы соң? –Һичшиксез, ышанмасаң, бераз түзеп тор яме. Сүзендә торды тәки. Суга чумылу өчен ясалган бәкегә беренче булып Борис Иванов өч мәртәбә чумылганнан соң суга керде ул. –Тәннәр язылып, азарынып киткән кебек булды. Бернининди салкынлык та тоймадым, – диде авылдашым. Качману төнендә күрше Юкәче чиркәвендә Александр атакай келәү уздырган. Иман йортыннан соң күпләр авылның Җидегән чишмәсе янындагы бәкенең изгеләндерелгән суында чумылганнар. Ылыядан Галина Семенова ел саен суга кермичә калмый. –Быел бишенче мәртәбә Качмануда суында коендым. Ышанасызмы юкмы, салкын тиюнең нәрсә икәнен белгәнем юк. Тикмәгә генә изгеләндерелгән су күп авырулардан дәва, дип әйтмиләрдер, – диде ул. Бу көнне Тәпи чишмәсе янында кичке сәгатьләрдә дә халык өзелмәде. Тырлау аланына машиналар агылды да агылды, диделәр миңа җөрилеләр. Кичке сәгать дүрттән соң бәкегә керергә теләүчеләрдән озын чират хасил була. Хәтта мәктәп укучылары да Качману суының шифасын татыйлар. Чишмәдән йөзләрчә литр су алына. Бәйрәмгә килгән- нәр кайнар чәйдән, камыр ризыкларыннан, ухадан, хашламадан, шашлыктан авыз иттеләр. Эльвира Васильева белән Тамара Ти- мофеева пешергән бәлеш тәме авызда озак сакланыр әле. Җөринең фольклор ансамбле дә Качмануга матур бизәкләр өстәде. Бәйрәмдә булып киткән районыбыз башлыгы Анатолий Иванов чараның җирле җитәкчеләр, җөрилеләр тарафыннан югары дәрәҗәдә оештырылуын бәяләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International