Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикада яшәүчеләрдән 200 һәм 2000 сумлык банкноталарны сатып алу урыннарында кабул итү проблемалары турында хәбәр итүләрен сорый. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.
Даны Россия күләмендә танылырга өлгергән "SUNNYФЕСТ“ креатив чаналар фестивале Мамадышыбызда быел да булачак! Аның оештыручылары – “ТР Аграр яшьләр берләшмәсе“нең иҗтимагый төбәк оешмасы һәм Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты. Быелгы чараның үзенчәлеге нидә, безне нинди кызыклар, яңалыклар көтә?
Без моны 100 ел көттек! Агымдагы елның 6нчы февралендә район газетасының беренче саны дөнья күргәнгә 100 ел тула! Шул уңайдан 9нчы февраль көнне район мәдәният йортында “Гасыр премиясе“ дип исемләнгән, тарихта моңарчы күрелмәгән супертекә һәм масштаблы бәйрәм тамашасы оештырыла.
Ярышта катнашучылар “Күрелгән хәлме бу?!“ (“Где это видано?!“–иң креатив чана); “Креатив!“ (Костюмнар һәм чыгышлар креативлыгы); “Майлагандай!“ (“Как по маслу!“ – таудан иң тиз шуып төшүче); “Килеп җиттек!“ (“Докатились!“ – иң ерак араны үтү) номинацияләрендә көч сынашачаклар. “Тамашачылар мәхәббәте“ призы да булачак. Бәяләү критерийларына килгәндә, әзерләнгән конструкцияләрнең ныклыгы, сыйфаты, креативлыгы; командаларның исеме, костюмнары, артистлыклары; чаналарның тизлеге, үтү ераклыгы; тау төшүгә иҗади якын килү – барысы да исәпкә алыначак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 ел, 1 июнь, 391 нче Карары белән расланган “Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсының Нигезләмәсенә туры китереп һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе президиумының 2018 елның 10 гыйнварындагы ПР-74-1 номерлы карары нигезендә “Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсы (алга таба-Конкурс) игълан ителә.
Татарстан Республикасының Пенсия фонды Бүлегенең 2017 елдагы эшчәнлеге күрсәткечләре
19нчы гыйнварда иң зур православие бәйрәмнәренең берсе – Качману билгеләп үтелә. Чумылу мәйданчыклары–Җөри, Юкәче, Ники- форово, Васильево, Соколка, Тауиле, Владимир, Урманчы авылларында.
Шәһәребездә чираттагы ярминкә бу атнаның шимбәсендә – 20нче гыйнвар көнне уза. Аны үткәрүдә Шәдче икътисадый зонасы җаваплы.
Республикада “Снегоход – 2018“ операциясе старт алды. Дәүләт техника күзәтчелеге (гостехнадзор) бүлеге, башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә, 15нче гыйнвардан 7нче мартка кадәр район территориясендә моточараларның (внедорожный) торышын контрольдә тоту буенча профилактик операция үткәрә.
Быел да кышның кыл уртасында – 15нче гыйнвар көнне районыбызда күренекле татар әдибе, якташыбыз Шәйхи Маннурның туган көненә багышланган Шигырь бәйрәме үткәрелде, аның исемендәге премияләрнең яңа лауреатлары игълан ителде.