Татарстан Республикасы Прокуратурасында коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды. Республика җитәкчеләре катнашында ТР Прокуратурасы органнарының узган елгы эшенә йомгак ясалды, 2018нче елда законлы- лыкны һәм хокук тәртибен ныгыту буенча бурычлар билгеләнде. Һәр ел саен үткәрелә торган конкурс нәтиҗәләре буенча быел Мамадыш районы прокуроры Радмир Надыршин җиңү яулады, аңа “Һөнәре буенча иң яхшы“ дипломы тапшырылды.