Чаңгы юлларына тынгылык юк

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Шәһәр стадион-ипподромы озын бәйрәм ялларында тынгылык күрмәде. Табигать тә үзенең мәрхәмәтлелеген күрсәтте: салкыннары, бураннары белән бимазаламады ул. Ни әйтсәң дә, бүген бу урын шәһәрдәшләребезнең яраткан урынына әверелде. Хәер, биредәге чаңгы юллары, шугалак язга чаклы болай да буш тормый.

Көннәрдән беркөнне мин дә, кичке эңгер-меңгер төшкәнче дип, тәвәккәлләп стадион-ипподромга юл алдым. Шимбә көн иде. Территориядә ике дистәдән артык җиңел машина күзгә чалынды. Дөрес, кешеләр күренмәде. Бу аңлашыла да: трасса төп бинадан берничә йөз метрдагы агачлык эченнән уза. Стадион-ипподром директоры Алексей Минкин белдергәнчә, Яңа ел ялларында өч километрга якын озынлыктагы чаңгы юллары һәм 1500 квадрат метр зурлыктагы каток бер дә кешеләрдән бушамаган. –Чаңгы трассасын даими карап торабыз. Катоктагы боз да язга чаклы тора. Әле ике-өч көн элек кенә аңа су сиптереп, өслеген тигезләдек. Кар яву да комачаулык тудыра алмый: ул туктауга чаңгы юлларына эзләр салына, шугалак чистартыла. Бүген безнең базада 80 пар чаңгы һәм 50 пар тимераяк исәпләнә. Алардан файдаланучылар да җитәрлек булды. Нигездә, кешеләр үзләренең чаңгылары һәм тимераяклары белән киләләр. Узган елгыга караганда спорт сөючеләр быел күбрәк. Монда һава шартларының уңай килүе дә сәбәпче булмый калмагандыр. Агымдагы сезонда Мамадыш политехник көллияте студентлары активлык күрсәтәләр. Аннары “Татавтодор“ җәмгыятенең Мамадыш филиалыннан да дистәгә якын кеше еш кына бездә “кунакта“ булдылар, – ди ул. Биредә чаңгы һәм тимераякны прокатка алу бәясе дә республикада иң арзаннардан саналадыр, мөгаен: зурлар өчен – 60 сум, балаларга аның яртысын гына түлисе. Монда төрле яшьтәгеләрне очратырга мөмин. Әнә 66 яшьлек Рәкыя Габдрахмановада, утлар белән яктыртылган трассаны өч мәртәбә әйләнеп чыгуына карамастан, бернинди дә арыганлык сизмәдем. –Бирегә трасса ачылганнан бирле кышкы айларда һәр көнне килергә тырышам. Аллага шөкер, сәламәтлегемә зарланганым юк. Моннан тыш сәламәтлек клубына да йөрим әле, – ди Рәкыя ханым. Петр Захаров стадион-ипподромга ике кызы – Анжелика һәм Милена белән килгән. Әтиләре әйтүенчә, монда еш йөрелми: йорт мәшәкатьләре, эш. Буш вакыт табылса, чаңгыда шуарга киләләр икән. Яңа танышым Илшат Исмәгыйлов белән Көньяк Кореяда узачак кышкы Олимпия уеннары турында да сөйләшеп алдык. –Россия спортчылары анда да сынатмаслар, дип уйлыйм. Бигрәк тә чаңгыда узышучыларыбызга, биатлончыларыбызга, хоккейчыларыбызга өметләр баглыйм. Стадион-ипподромга килгәндә, кыш көне иң яраткан урынга әверелә ул. Гаилә белән еш булабыз. Бүген улым Әмир белән икәү генә мендек. Ул футбол белән шөгыльләнсә дә, чаңгыда йөрергә дә ярата. “Бәләкәч“ балалар бакчасына йөргәндә чаңгы алып биргән идек. Хәзер ул дүртенче сыйныфта укый, Чаңгыда узышу буенча яшьтәшләре арасында призсыз калганы юк, – ди ул. Чыннан да, саф һавада аякларга чаңгы киеп, ак бәс каплаган агачлар арасыннан узуга җитәме соң, җәмәгать. Иң мөһиме – үзебездә булган ялкаулыкны җиңеп, ихтыяр көчен эшкә җигәргә генә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International