ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы хакында кисәтә.

Районыбызның полиция хезмәткәрләре быел үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен яңа шартларда каршы алачак. Эчке эшләр бүлеге урнашкан объектта реконструкция башланды.

Күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Энгель Григорьевич Новиков яшәүдән ямь табып, һәр туган таңга сөенеп яши белүчеләрнең берседер ул.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бүгенге көндә барлык газета-журналларга да язылу кампаниясе бара. Элеккеге бәя белән язылып калырга иң кулай мизгелне кулыгыздан ычкындырмагыз. 

Янгын нәтиҗәсендә килеп чыгучы фаҗигаларны булдырмый калу өчен йортны яисә фатирны автоном янгын кисәтү җайланмалары (һәр бүлмәгә берәрне) белән җиһазларга кирәк. Ул төтенне башлангыч стадиядә сизеп ала һәм механизм хәрәкәткә килгән очракта кешене йокысыннан уятырга сәләтле кискен тавыш сигналы чыгара башлый.

Шәһәр халкын күбрәк торак мәсьәләсе борчыса, авылдагыларны – сәламәтлек саклау, юллар, мәктәпләр һәм су. “Мамадыш ТВ“ телеканалында район башлыгы Анатолий Иванов белән булган турыдантуры эфирда телевизор караучылар, Интернет кулланучылар һәм сорауларын алдан җиткерүчеләр төп игътибарны әлеге темаларга юнәлттеләр.

Каләмдәшем Наталья Якимованың Көмеш Күл авылында тәрбиягә ике бала алган Мотыйгуллиннар гаиләсе турындагы язмасында аның: “Мәхәббәт бернинди чикләрне дә белмичә, диннәрнең төрлелегенә карамыйча, барлык стереотипларны да җимереп, могҗиза тудыра ала икән!“ – дигән сүзләре белән нык килешәм. 

”Ачык Татарстан” порталы аны шәһәр, районның  иҗтимагый киңлекләре – парклар, скверлар, мәйданнар, су буйлары, урам һәм башка биләмәләрне 2019 елда төзекләндерүгә сайлап алу максатында уздыра. Татарстанда яшәүче һәр кеше, төзекләндерү кирәк булган иҗтимагый киңлекләрне сайлап, бу турыда сораштыруда хәбәр итә ала.

Узган атнада Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексы билбауларда көрәш буенча республикабыз беренчелеге кысаларында 2001- 2003нче елларда туган иң көчле спортчыларны кабул итте.

Татарстан Росррестры хәбәр иткәнчә, 29 март көнне 10-11 сәгатьләрдә Россия федерациясенең икътисад үсеше Министры урынбасары – Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченкога сорау белән мөрәҗәгать итү мөмкин булачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International