Шәһәр халкы яки төбәгебез кунаклары Совет урамы, 6нчы йорт адресы буенча урнашкан бина территориясенең урам як өлеше биек калай койма, тимер киртәләр белән әйләндерелеп алынуына игътибар итми калмагандыр. Экскаваторлар стеналарны җимерә, йөк машиналары кирпеч ватыкларын, төзелеш калдыкларын төяп алып китә. 19нчы гасырда төзелгән таш йортның киләчәк язмышы нинди? Яңа бинада элекке архитектура стиле сакланачакмы? Бу сораулар белән без Россия ЭЭМ Мамадыш районы буенча бүлегенең тыл начальнигы Илназ ФАТЫЙХОВка мөрәҗәгать иттек. –2016нчы елда ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан Мамадыш районы эчке эшләр бүлеге урнашкан административ бинаны реконструкцияләү турында карар кабул ителде. Төзелеш эшләре өчен барлыгы 50 миллион сум акча бүленгән. Бүгенге көндә объектта тулы көченә үзгәртеп кору алып барыла, – дип сөйләде ул. –Төзелеш эшләре бару сәбәпле, район эчке эшләр бүлегенең шәхси составы Ленин урамындагы 107нче санлы йортка күченде. Ул бинада паспорт өстәле, участок уполномоченныйлары, дознание бүлеге урнашкан. Хәзер халыкны безгә кагылышлы барлык сораулар буенча да шушы адреста кабул итәбез. Шунысын да искәртү мөһим, полиция бинасы тарихи дип исәпләнә. Ул мәдәни мирас объекты бу- ларак реестрга да кертел- гән. “Туган төбәкне өйрәнү музее“ директоры урынбасары Светлана ПОТАПОВАдан алынган мәгълүматлар буенча, таш йортның төзелеше 19нчы гасырның икенче яртысына карый. –Әлеге бина ул чорның эре сәүдәгәре Балотин фамилияле кешенеке булган. Чыгышы белән Алабуга өязе, Чыршы авылыннан, диләр. Заманында Алабуга һәм Чаллыда эре оешма- ларның җитәкчесе. Моннан тыш, аның Мамадышта да йорты булган. Кызганычка каршы, революция һәм гражданнар сугышы аларның гаиләсен Харбинга күченеп китәргә мәҗбүр итә,– диде ул. Чыннан да, полиция бинасының тарихи кыйммәте бәяләп бетергесез. Шуңа да, реконструкциядән соң объектның тышкы кыяфәте элекке халәтен хәтерләтәчәк. Кыскасы, күлмәге өр-яңа, стиле генә үзгәрми.