Тапшыруны алып баручы Светлана Ханованың 2017нче елда район тарафыннан нинди нәтиҗәләргә ирешелде, дигән блоклап бирелгән сорауларына район башлыгы җавапларының төп акцентын билгелик. Алга барабызмы, яисә бер урында торабызмы? Узып киткән ел муниципаль район һәм анда яшәүчеләр өчен, тулаем алганда, нәтиҗәле һәм эффектив эшчәнлек елы булды. Без хуҗалык итүнең барлык өлкәләрендә дә төп күрсәткечләрнең уңай динамикасын саклап калдык. Татарстанның авыл хуҗалыгы районнары арасында социаль-икътисадый үсеш рейтингында алдынгы позицияне – бишенче урынны билибез! Анатолий Иванов 2018нче елда дәвам ителүче алдынгы позицияләрне билгеләде: чистарту корыл- малары төзү (бу мәсьәлә 1984нче елдан бирле актуаль), Нократ яр буен ныгытуны дәвам итү (Ушма аръягында), бассейн төзү, шәһәрдә югары басымлы газ белән тәэмин ителеш системасын ясау, “Вятка“ сәнәгать мәйданчыгына резидентлар җәлеп итү. Соңгы елларда территория үсешенә барлык финанс чыганаклары исәбеннән 4 млрд. 358 млн. сум инвестицияләр җәлеп ителгән. 1нче сорау Мәктәп укучысына да бил- геле, бу – “Вятка“ сәнәгать паркын җитештерү егәрлекләре белән тулыландыру. Мамадышлылар өчен бүгенге көндә бу–төп стратегик сорау. 80 га мәйданда барлык кирәкле инфраструктура булдырылган. 2017нче елда бары тик Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм “Газпром“ җитәкчелеге ярдәме белән парк өчен махсус резерв егәрлекләрдән елына 49 млн. куб метр югары басымлы газ лимиты бирелде. Биредә газүткәргечләрнең озынлыгы 24 км га тигез. Җитештерү секторы буларак, нәкъ менә сәнәгать паркы бүгенге көндә һәм киләчәктә безнең территория үсешен билгеләячәк. Ә бу, үз чиратында, мәшгульлек мәсьәләсен хәл итү, демографик хәлне яхшыту, хезмәт ресурсларын җәлеп итү дигән сүз. Аның һичшиксез плюслары булып уңайлы логистика һәм бүгенге көндә политехник көллият тәкъдим итүче квалификацияле яшь кадрлар тора. Шәһәребез яшәрәчәк! Кайда яшәргә? Халык саны арту нисбәтеннән, торак мәсьәләсе дә көн кадагында тора. “Социаль ипотека“ торак программасын реализацияләү темплары буенча халыкта борчылу кала бирә. Бүгенге көндә закон нигезендә районда 11 торак программасы гамәлдә. Тик, кызганыч, аларның барысы да финансланмый. Социаль ипотека программасы буенча 2017нче елда 6 гаилә фатирлы булды, ә 64е чиратта тора. Бүгенге көндә тагын биш йортка проект ясала. Торакны арендалау бәхетенә ирешкәннәр узган ел дүрт күпфатирлы йортка күчтеләр. Быел “Арендалы торак“ программасы буенча бер күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды, тагын берсен тапшыру планлаштырыла. Агросәнәгать язны көтә Урамда кыш булуга кара- мастан, тиздән язгы кыр эшләре башланачак. Узган еллардагы кебек, ТР хакимияте минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материалларын ташламалы сатып алуда ярдәм итәчәк. Сөт терлекчелеген үстерүче фермерларга да яхшы яңалык: март аенда барлык хуҗалыкларга 1 кг сөтне сатуда киткән чыгымнарны каплауга литры 3 сум исәбеннән субсидия түләнәчәк. Пай җирләре – контрольдә Пай җирләрен куллану өчен түләү турында кызыксы- нучыларга район башлыгы Анатолий Иванов шулай дип ышандырды. Бездә мондый җирләрнең мәйда- ны 23475 га тәшкил итә. Узган елда районның барлык авыл хуҗалыгы оешмалары Чишелергә тиешле һәм сөендерерлек мәсьәләләр турында ТЕМАГА Районда хакимиятнең халык белән аралашуы өчен социаль челтәрләр, “Халык почтасы“, “Халык контроле“, җирле телеканалда ел саен турыдан-туры эфирда узучы “Районга йөз белән“ тапшыруы кебек интерактив мәйданчыклар булдырылган. Бу – ел дәвамында муниципаль район башлыгының халыкны шәхси кабул итүен исәпләмәгәндә әле. Эшне планлаштыру өчен һәр р а й о н д а ш ы б ы з н ы ң фикере мөһим. пайлар өчен 1 гектары 750 сум исәбеннән түләү ясаганнар. Нигездә, печән һәм ашлык белән. Пайлар өчен тәкъдим ителгән минималь исәп-хисап бәясе 1 гектар пай җиренә 700 сум тәшкил итә. Пай җирләре турындагы сораудан сөйләшү салмак кына авылда фермерчылыкка ярдәм итүче гамәлдәге федераль һәм республика программаларына күчте. Бу юнәлештә районыбызның нинди нәтиҗәләргә ирешүе турында газетабызның узган санында тәфсилләп аңлатылган иде инде. Жур- налистлар өчен ул һәрвакыт көн кадагында кала бирә. Шунысын әйтергә кирәк, Анатолий Петрович кече һәм гаилә фермалары үсешендә кооперация про- цессларын активлаштыру кирәклеген ассызыклады. Бу, үз чиратында, хуҗалык әйләнешенә районның шәхси хуҗалыкларын җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Өстәвенә, авыл хуҗалыгы кооперативлары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант ярдәменә дәгъвалый алалар. Капремонт ни дәрәҗәдә? Күп еллар инде Мамадышның күпфатирлы йортларында капиталь ремонт үткәрелә. Район башлыгына мөрәҗәгатьләрдә шәһәрдәшләребез әлеге программа дәвам итәр микэн, дип кызыксындылар. Баксаң, озак елларга исәпләнгән программа 2043нче елга кадәр гамәлдә булачак. Әгәр 2017нче елда капре- монт 9 күпфатирлы йортта уздырылган булса, быел аны тагын 14 йортта үткәрергә исәплиләр. Бу бигрәк тә Красная Горка зонасына ка- гыла. Бу күпер – безнең киләчәк Сүз–Соколка авылы янәшәсендә Чулман елгасы аша якын киләчәктә төзеләчәк күпер турында. Аны гамәлгә ашыру белән монда яшәүчеләрне “революцион“ үзгәрешләр көтә. Отарка, Грахань, Омар, Рагозино авыллары өчен әлеге күпер, туры мәгънәсендә, төбәкнең яңадан тууына күпер булачак. Якын-тирәдәге эре шәһәрләргә юл кыскару нәтиҗәсендә әлеге төбәктән чыгучылар дачаларына гына түгел, туган йортларына кире кайтачак. Нефтехимия һәм нефть сәнәгате гигантларының максималь рәвештә “Вятка“ инвестиция паркына якынаюы, һичшиксез, кече һәм урта бизнесны үстерүдә мөһим булачак. Барысы турында да аз-азлап һәм анык итеп Район башлыгы белән ха- лык аралашуына корылган 2 сәгать ярымга сузылган телеэфирны нәкъ менә шулай дип атап булыр иде. Студиядә алып баручының сорауларыннан тыш, муниципаль район башлыгы һәр видеомөрәҗәгать һәм телевизор караучыларның шалтыратуларына тәфсилләп җавап бирде. Сәламәтлек, мәгариф, спорт һәм мәдәнияткә кагылышлы социаль сораулар да читтә калмады. Газета битләрендә без киләчәктә аларның иң мөһимнәре турында сөйләшүне дәвам итәрбез.