Киңәш итәләр: колак салыгыз

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Янгын нәтиҗәсендә килеп чыгучы фаҗигаларны булдырмый калу өчен йортны яисә фатирны автоном янгын кисәтү җайланмалары (һәр бүлмәгә берәрне) белән җиһазларга кирәк. Ул төтенне башлангыч стадиядә сизеп ала һәм механизм хәрәкәткә килгән очракта кешене йокысыннан уятырга сәләтле кискен тавыш сигналы чыгара башлый.

Бүгенге көндә йортыңны янгыннан ничек саклап калырга дигән сорауга җавап анык кебек, шулай да ТРның Мамадыш муниципаль районы буенча Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Павел Руднев аңлатмасы белән тагын бер кат танышыйк әле: –Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү белән беррәттән, райондашларыбызга йортларга һәм фатирларга ут кабуларны кисәтү һәм сизү өчен аларны нәтиҗәле прибор - автоном янгын кисәтү җайланмасы белән җиһазлау киңәш ителә. Бу - яну продуктлары концентрациясенең билгеле бер күләменә реакция ясаучы махсус җайланма. Аның корпусында автоном тәэмин итү чыганагы һәм янгынны сизеп алу һәм аның турында хәбәр итү өчен барлык компонентлар тупланган. Автоном янгын кисәтү җайланмаларының бурычы – ут капкан очракта йоклаучы кешене уяту һәм игътибарын килеп чыккан янгынга юнәлдерү. Бәясе кыйммәт түгел. Әмма куркыныч килеп туганда алар, чын мәгънәсендә, кеше тормышын саклап калырга мөмкин. Шулай ук торак йортларда, фатирларда утсүндергечләр булдырырга киңәш итәм, алар ярдәмендә янгынны башлангыч стадиясендә сүндерергә һәм фаҗигаларны булдырмый калырга мөмкин. Яну вакытында төтен өскә күтәрелә һәм түшәм тирәсендә җыела, соңыннан аска төшә. Шуның өчен янгын кисәтү җайланмасын түшәмгә урнаштыру дөресрәк булыр, моны үзлектән башкарып була. Җайланманы түшәмгә урнаштыру өчен махсус янгын сигнализациясе линияләре сузу һәм өстәмә җиһазлар куллану таләп ителми. Елга кимендә бер мәртәбә туену элементын (“Крон“ тибындагы батарейка) алыштырырга һәм, утырган тузан нәтиҗәсендә ялган эшләп китүләр булмасын өчен, әледән әле камерасын оптик-электрон датчик белән өрдертергә кирәк. Янгын кисәткечләрне файдалану кагыйдәләре шактый җиңел, ә бәясе кечкенә янгын китерергә мөмкин булган зыяннан күпкә азрак. Әлеге җайланманы йортыгызда урнаштырып, сез үзегезнең мөлкәтегезне генә түгел, гомерегезне дә саклый алырсыз.

ТЕМАГА Статистика мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасының торак фондында ел саен 2500дән артык янгын очрагы күзәтелә, бу барлык янгыннарның 80 процентын тәшкил итә. Ел саен торак секторындагы янгыннарда 120дән артык кеше һәлак була, 200дән артыгы тән җәрәхәтләре ала. Әйтергә кирәк, төнлә килеп чыккан янгыннарда 100дән артык кешенең гомере өзелә (үлүчеләр санының 70 проценты).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International