Күпләргә үрнәк Корольләр гаиләсе

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Каләмдәшем Наталья Якимованың Көмеш Күл авылында тәрбиягә ике бала алган Мотыйгуллиннар гаиләсе турындагы язмасында аның: “Мәхәббәт бернинди чикләрне дә белмичә, диннәрнең төрлелегенә карамыйча, барлык стереотипларны да җимереп, могҗиза тудыра ала икән!“ – дигән сүзләре белән нык килешәм. Әйе, мәхәббәт илаһи көчкә ия ул. Моның шулай икәнлеген шәһәребездә гомер кичерүче Елизавета һәм Анатолий Король гаиләсендә булганнан соң тагын бер кат инандым.

Кухняда затлар алмашлыгы юк Мин аларга килгәндә, бөтен дөньяны каплап кар яуды. Тирә-юнъдәге аклык, күзләремне камаштырып, аларны ачарга да ирек бирми. Йорт хуҗасы капка төбендә кар көрәү белән мәш килә иде. –Бүген Малмыжка янындагы чишмәдән су алып кайтырмын дигән идем, – ди ул. –Нигә, өегездә су юк мәллә? –Бар, нишләп булмасын. Чишмә суына җитәме соң? Бер барганда биш литрлы 20 савыт алып кайтам. Бер ай чамасына җитә. Суны кышын тышта тотабыз. Болай эшләгәндә, ул үзенең сыйфатларын югалтмый, – дип тезеп китте Анатолий Анатольевич. – Аның суыннан кайнатылган чәй иллә дә тәмле була инде... Моя королева, кунак килде, без хәзер керәбез, – дип, ишегалдына керә-керешкә хатынына аваз салды ул. Өй эченә килеп керүгә, борынга табада кыздырылган ашамлык исе бәрелде. Хуҗабикә Елизавета ханым чәй табыны әзерли иде. Уйларымны сизендеме, ул: –Анатолий чебурики пешерде дә, капка төбенә чыгып киткән иде. Бәхетегез бар икән, хәзер чәй эчеп алабыз, – дип табынга кыстады. Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йортҗире, каралты-кура- сына күз салу да җитә. Аларның бакчасына кышын-җәен килеп керсәң, әкият дөньясына эләккәндәй буласың, дип ишеткәнем бар. Буран булганлыктан, миңа андый бәхет тәтемәде бу көнне. Өй эченә күз салам. Эчтән бер дә шәхси йортка ошамаган ул: әйтерсең лә, иркен шәһәр фатиры: бөтен җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә, һәр йорт җиһазының үз урыны. Алар бирегә күченгәндә, өй эче күп кенә ремонт сорый торган булган. Аны бүгенге халәтенә китерү өчен гаиләгә күпме көч, чыгымнар түгәргә туры килгәндер. Өстәл артына утыруга сорауларымны яудырырга керешәм. –Анатолий Анатольевич, Елизаве- та Павловна, әлеге иркен кухняда кем күбрәк хуҗа? –Әлбәттә, күп вакыт миңа кайнашырга туры килә, – ди хуҗабикә. –Хәзер мин чын пенсионер, эшләүдән туктадым. Елизавета балалар сәнгать мәктәбеннән кайтуга аны кайнар ашлар, чәй белән каршы алырга да туры килер, – дип сүзгә Анатолий Анатольевич кушыла. – Аннары, кухняда хатын-кызлар гына кайнашырга тиеш, дигән фикер белән килешмим мин. –Нинди милли ашлар пешерәсез? –Белорусларның бәрәңгедән пешерелгән дранники дигән ашавын, борщ, төрле ашлар пе- шерүдән бер дә тарсынмыйм. Керәшеннәрнең пирмәнкәсе дә минем яраткан ризыкларымнан санала, – ди Анатолий Король. “Мин король түгел, фамилиям генә“ Ерак Белоруссиядә хәрби гаиләсендә туып, бүгенге көн- дә Мамадышта яшәүче Анатолий Анатольевичтан фамилиясенең килеп чыгыш белән кызыксынам. –Бездә әлеге фамилия Кароль, дип языла иде. Безнең нәсел-ыру килеп чыккан Подсадское дигән авылдагы кешеләрнең яртысы шушы фамилияне йөрткән. Миңа әлеге авылда еш булырга туры килде. Зиратта 1760нчы еллар- дагы кабер ташлары да очрый. Аннары полякча яңгырашлы да әле бу фамилия. Кем белә, бәлки, поляклардан да килеп кергәндер, тәгаен генә әйтә алмыйм. Татарча да яхшы бел, белорусча да Анатолий Анатольевичтан–татар- ча, Елизавета Павловнадан бело- русча берничә җөмлә әйтүләрен үтенәм. Йорт хуҗасы әйткән дистәгә якын җөмләнең берсен- дә генә акцент сизмәдем. Аны әйткәнче ул тормыш иптәшенең йошак кулларын үзенекенә алып, мәхәббәт тулы күзләрен Елиза- ветасыныкына төбәп: “Мин сине яратам, королевам!“– дип бер- нинди акцентсыз әйтте. Кырык елга якын бергә яшәгән чорда ул бу сүзләрне меңнәрчә тапкыр ка- батлагандыр. Хатыны да аңа җа- вап йөзеннән: “Я цябе кахаю, май Кароль!“ – дип җаваплады. Туган телен онытмавын раслап, Анато- лий Король үз телендә ике шигырь сөйләп күрсәтте. –Кызганычка каршы, белорус те- лен яхшы беләм дип әйтмим. Мәк- тәптә укыганда да туган телебез дәресләре аз булды. Нигездә, рус телендә укыдык, – ди Анатолий Король. “Дустым, Лиза минеке була“ Алар арасында чын мәхәббәт хис- ләре уянганчы, Казан педагогика институтының музыка факульте- тында белем алучы Мамадыштан булган керәшен кызы Елизаве- таның күңелен яулар өчен Казан танк училищесы курсанты Ана- толий Корольнең хезмәттәше “аз көч түкми“. Ул чорларда хәрби курсантлар белән төрле югары уку йортларында белем алучы кыз- лар арасында аралашу “модада“ була. Елизавета өчен дә Анатолий Корль инде ят булмый. Дискотека- ларда очраштыргалаган булалар алар. 1978нче елның октябрь ае икесенең дә тормышында тирән борылыш ясый. Егетнең взводын, хәрби чакырылуга алынганнарның маршрутын көйләр өчен, Казан- ның опера һәм балет театры янына куялар. Көн салкынча, җил дә, өстә шинель булуга карамастан, тән- гә үтеп керә. Тик басып та торып булмый бит инде: хәрәкәтләнеп тә аласың. Бервакыт институтның тулай торагы ягыннан тротуардан ике кыз киләләр. Ба, икесе да та- нышлар ич!.. Егерме минут чамасы сөйләшү булачак хәрби офицер- ның бөтен эчке дөньясын актарып ташлый. –Мин моны бер күрүдә гашыйк булу, димәс идем. Иң мөһиме – икебез дә бер-беребезгә кирәк икәнлегебезне аңладык. Әлеге очрашудан, кизүдән соң кайт- кач, хезмәттәшемә: “Ачуланма, Лиза минеке булачак!“ – дидем. Ул берни дә әйтмәде, – дип, тәү- ге мәртәбә ике йөрәк арасында мәхәббәт күпере салынуын искә алды Анатолий Анатольевич. “Ул чагында милләткә, дингә карау юк иде“ Әңгәмәдәшләремне сорауларым белән “тилмертүемне“ дәвам итәм. –Анатолий Анатольевич, Сез – бе- лорус, Елизавета Павловна, Сез – керәшен кызы. Әти-әниләрегез интернациональ гаилә коруга ни- чек карадылар? –Чоры шундый иде бит, рухи кый- ммәтләр дә башка, мәхәббәт хисе барысын да җиңә иде. Безнең мил- ләт белән тел генә башка, икебез дә–христианнар, – дип җавапла- дылар алар. Әнә шул көчле мәхәббәт аларны 1979нчы елның 26нчы апрелен- дә башкалабыз Казанның Ленин урамында урнашкан үзәк ЗАГСы- на алып килә. Чират май аенда гына булуга карамастан, Анатолий иртәрәк язылышу җаен таба. Ул көн, хәзер ничектер, элегрәк ае- рылышу көне буларак билгеле бул- ган. Аларны язылдыручы ханым үз фаразын әйтмичә калмый: “Сез бер елдан аерылышачаксыз.“ Юра- ганы юш килми аның. Киләсе айда аларның гаилә корып яшәүләренә 39 ел тулачак. Яшь парлар туйны заманында Казанда иң кәттә са- налган “Татарстан“ кунакханәсе- нең банкетлар залында ясыйлар. –Икенче көнне Елизаветаларга кайтып киттек. Ул чагындагы язгы юлларны белсәгез! Ундүрт сәгать кайттык. Минем әти-әниләр дә Белоруссиядән килгәннәр иде. Ышанасызмы-юкмы, шул чагын- да мин керәшеннәрнең ачык, эчкерсез күңелле, җор телле бу- луларын күрдем. Ул җырлары!.. Пирмәңкәләре!.. Аннары Елизаве- таның туганнары яшәгән Комазан башында да булдык, – ди йорт хуҗасы яшьлегенең иң гүзәл миз- гелләреннән саналган гаилә кор- ган көннәрен искә төшереп. “Без, гомумән, интернациональ гаилә“ Әйтергә кирәк, бу гаиләдә төр- ле милләт вәкилләреннән торган гаиләләр барлыкка килгән. Ике як туганнарга да бердәй игътибар- лы, ихтирамлы карашта булырга, гореф-гадәтләрдән читләшмәскә тырыша. –Без, гомумән, интеранциоанль гаилә. Улыбызның тормыш иптәше еврей милләтеннән – Наталья Хи- трик, кызыбыз Анна украин казагы Павел Лещенко белән гаилә кор- дылар. Өч оныгыбыз бар. Аннары Анатолий белән хәрби хезмәтне бергә узарга туры килде. Танк учи- лищесын тәмамлагач, Урал хәрби округында хезмәт итте ул. Взвод командирыннан батальон штабы начальнигы дәрәҗәсенә күтәрел- де. Аннары Германиядә булдык. Офицерлар гаиләләре белән дус яшәдек. Бернинди ялгансыз, алар- ның шактыеның хатыннары башка милләт вәкилләре иде. Тел, мил- ләт һәм дин аркасында аерылы- шучыларны хәтерләмим мин. Германиядә чагында Анатолий хезмәт иткән частьта прапорщик Ленар һадиуллин хәрби бурычын үтәде. Аның тормыш иптәше Гөл- нур белән дуслашып киттек. Әмма ул минем керәшен кызы, татарча аңлавымны һәм сөйләшүемне бер вакыйгага чаклы белмәде. Офи- церлар арасында гаиләләр белән җыелышып, мәҗлесләр оешты- ру гадәте бар иде. Бер көнне Һа- диуллиннар безне кунакка дәште. Гөлнур тәмле итеп бәлеш, башка төрле ашаулар пешергән. Куна- клар җыелышып беткәч, хуҗабикә иренә: “Ленар, әйдә, кунакларны рәхәтләндереп эчертик әле,“ – ди. Мин: “Кемне эчертергә җыена- сыз?“ – дип татарчалатып сорау биргән идем, бәлеш өстен кисәр- гә җыенган Гөлнурның кулыннан пычагы төшеп китмәсенме! Әлеге гаилә белән дуслык җепләребез һаман да өзелмәде, һадиуллин- нар Сарманда яшиләр. Аннары, без Анатолий белән чиркәүдә әле узган ел гына кябен койдырдык, – дип сөйләде ул. “Мамадыш – икенче ватаным“ 1992нче елдан бирле гаилә Ма- мадышта яши. Татарстан хәрби комиссариаты боерыгы нигезендә Анатолий Король Мамадыш хәр- би комиссариатына хезмәт юлын дәвам итәргә җибәрелә. Елизаве- та Павловна моңа аеруча сөенә. Шул чорлардан бирле ул Мама- дыш балалар сәнгать мәктәбендә балаларга музыка серләрен өй- рәтә. Анатолий Антольевич тугыз ел комиссариатта эшләгәннән соң, биш ел эзләү-коткару отрядын җитәкли. Агымдагы елның мар- тына чаклы ун ел дәвамында “Та- тавтодор“ җәмгыяте филиалында хезмәт куя. Мамадышка кайтып тө- пләнүләренә үкенми гаилә. “Мама- дыш минем өчен икенче ватаныма әверелде. Туган Белоруссияне дә онытмыйм. Ел саен әнинең туган көнендә кайтып киләм. Ни әйтсәң дә, атам-бабам туган туфракны онытырга ярамый,“ – ди ул. “Татулыкка җитәме соң?“ Тату гаилә – бәхетле гаилә, диләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә та- тулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. –Без бүгенге көндә бик бәхетле. Янәшәмдә – сүзендә тора, башла- ган эшен җиренә җиткереп эшли белә торган “алтын куллы” тор- мыш иптәшем. Аллага шөкер, hәр иртәдә шатланып чыгып китә тор- ган яраткан эшем бар, – ди Елиза- вета ханым. –Тату, сезнең гаиләнең башкалар- га үрнәк булырлык яшәүнең үз сере бармы? – дип сорыйм алар- дан. –Бер-береңне аңларга тырышып, бер-береңне ишетеп, ачу сакла- мыйча, киңәшләшеп, хөрмәт итеп яшәүдәдер инде – төгәл генә ре- цепты юк, дип саныйбыз. Әгәр дә гаилә әгъзаларының берсе эше яисә белеме белән югары икән, ул аны онытырга тиеш, чөнки гаиләдә алар – тигез. Шуны аңлап яшәсен- нәр яшьләр! – дип

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International