Узган атнада Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексы билбауларда көрәш буенча республикабыз беренчелеге кысаларында 2001- 2003нче елларда туган иң көчле спортчыларны кабул итте. Ярышларда җөмһүриятебезнең 19 районыннан 200дән артык кеше катнашты.
Бүген без спортның бу төре буенча зур уңышларга ирешкән якташларыбыз белән урынлы горурланабыз. Евгений АЛИПОВ дөнья чемпионы исемен горур йөртә. Айдар ШӘРӘФЕТДИНОВ дөнья беренчелеген отты. Гөлия ХӘБИБУЛЛИНА, Алинә МӨХӘММӘТХАНОВА һәм Римма САДЫЙКОВА дөнья чемпионатында призлы урыннар алганнар иде. Ярышларны ачу тантанасында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, ТРның Билбауларда көрәш федерациясенең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин көрәшчеләргә уңышлар теләделәр. Анатолий Петрович күптән түгел генә Казанда узган татарча көрәш буенча Россия беренчеле- гендә Татарстан җыелма ко- мандалары составында чыгыш ясап, уңышларга ирешкән берничә яшь спортчыга
Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Билгеле булганча, безнең Илгиз МИИНӘХМӘТОВ 13-14 яшьлекләр арасында 65 килограммга кадәрге авырлыкта җиңүче булса, Рөстәм МИННӘХМӘТОВ 36 килограммга кадәрге икенче урынны яулады. Ә 2000-2001нче елларда туган яшүсмерләр бәйгесендә Илнур КӘРИМУЛЛИНга 75 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә тиңнәр булмады. Адель ШӘЙДУЛЛИН исә 45 килограммга кадәрге авырлыкта пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Илнур ноябрь аенда үтәчәк дөнья беренчелегендә Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаячак. Хәбир Сабиро- вич исә билбауларда көрәш буенча узган ел уңышларга ирешкән командаларны, спортчыларны һәм аларның остазларын бүләкләде. Мәгълүм булганча, билбауларда көрәш ике стильне үз эченә ала – ирекле һәм классик. Беренчесендә келәмнәрдә гүзәл затлары- быз да бил алыша ала. Икенчесендә – ир-егетләр генә. Ирекле стильдә безнең командадан биш көрәшчебез пьедесталга күтәрелде. Булат ЮНЫСОВ (77 кг), Алина КАРЯГИНА (48 кг), Зилә САБИРОВА (63 кг) белән Диана МИХАЙЛОВА (70 кг) җиңү яуласалар, Таңсылу БИКТАҺИРОВА (48 кг) өченче булды. Ә менә классик стильдә егетләребезнең уңышлары сөенерлек. Адель ШӘЙДУЛЛИН – 55, Булат ГАБДЕЛБӘРОВ – 65, Азат ГЫЙЛӘҖЕВ – 71, Марсель ДИНМӨХӘММӘТОВ 77 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. Никита ШАЛИМОВ (60 кг) – икенче, Булат ГЫЙЛӘҖИЕВ (55 кг), Малик БАБАЁРОВ (60 кг), Булат МИННЕГАЛИЕВ (95 кг) һәм Илдар ХӘБИБУЛЛИН (95 кг.нан авыррак) өченче урыннарны яулады- лар. Нәтиҗәдә, Мамадыш көрәшчеләре гомумкоманда беренчелеген оттылар.