Хөрмәтле мамадышлылар, сораштыруда катнашыгыз!

2018 елның 27 марты, сишәмбе

”Ачык Татарстан” порталы аны шәһәр, районның  иҗтимагый киңлекләре – парклар, скверлар, мәйданнар, су буйлары, урам һәм башка биләмәләрне 2019 елда төзекләндерүгә сайлап алу максатында уздыра. Татарстанда яшәүче һәр кеше, төзекләндерү кирәк булган иҗтимагый киңлекләрне сайлап, бу турыда сораштыруда хәбәр итә ала. Сораштыруда катнашучылар тәкъдимнәре буенча иң мөһим дип саналган урыннар сайлап алыначак. 2019 ел исемлегенә керә алмаган иҗтимагый киңлекләрне 2020-2022 еллар өчен төзекләндерү исемлегенә кертү мөмкинлеге дә каралган.

Сораштыруда катнашу өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп, open.tatarstan.ru. сылтамаcы аша сораштыруга керү сорала.

Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүчеләр электрон почта адресларына хатлар алдылар. Аларда шулай ук сораштыруда катнашу сылтамасы бар.

Үзебезнең шәһәр тормышында актив катнашыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International