ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2018 ел
җомга

Кеше бүгенге көн белән генә яши алмый. Яшәешен яхшырак аңлар, киләчәкне ачыграк күзаллар өчен әледән-әле үткәнгә борылып карый. Мамадышыбызның борынгы, ерак та, якын да булган бай һәм кызыклы тарихы, истәлекле урыннары, һәйкәл булырдай корылмалары, биналары бик күп. Тик аларга безнең игътибар җитәме?

“Россия почтасы” футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында куркынычсызлык максатыннан посылкаларны тикшерәчәк, дип хәбәр итә РБК ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне ел саен 28нче апрельдә билгеләп үтелә. Традиция буенча профсоюзлар әлеге датага багышлап төрле чаралар оештыралар. Аларның төп максаты булып җәмәгатьчелек игътибарын хезмәтне һәм сәламәтлекне саклау, эш урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә җәлеп итү тора. Бөтендөнья хезмәтне саклау көне юкка гына 1нче Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән бер вакытка туры килмидер. Быел әлеге көн “Хезмәтне саклау: яшь хезмәткәрләргә аерым игътибар“ девизы астында уза. Профсоюз оешмаларының координацион советы рәисе, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча координацион совет әгъзасы ЗӨФӘР САТТАРОВ белән әзерләнгән әңгәмәбез шушы темага багышлана.

"Проект олимпы". Проект эшчәнлегенә һөнәри идарә итү конкурсы игълан ителде.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" социаль терләкләндерү бүлегендә ел саен Җиңү көне бәйрәме алдыннан Бөек ватан сугышы ветераннары өчен максатчан оештырыла. 


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов тапшырды. Бүләкләү тантанасы М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында узды.

2019 елда паспорт, пенсия һәм иминиятләү таныклыклары мәгълүматларын идентификатор алыштырачак.


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Мамадыш, ниһаять, чистарту корылмаларына ия булды. Чәршәмбе көнне ул тантаналы төстә файдалануга тапшырылды. Әлеге чарада районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, бу корылманы булдыруга үзеннән сизелерлек өлеш керткән “Татарстан Республикасының Газлаштыру, энергиясаклагыч технологияләрне һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды“ дәүләт казна учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фоат Комаров, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Прикамье территориаль идарәсе начальнигы Наил Гарипов катнаштылар.

Чаллыда 2018 елның 27 апреленнән 29 апреленә кадәр укучылар арасында Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабы  финалы узачак.

1918нче елда депутатларның өяз Советы башкарма комитеты Президиумы була. Анда өяз территориясендә хәлнең кискенләшүе, шушы уңайдан хәрби эшләр буенча комиссариат оештыру кирәклеге карала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International