ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Егерме ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Мансур Шиһаповны Түбән Якедә бүген дә зур хөрмәт белән искә алалар. Моннан 21 ел элек рәхимсез үлем аны арабыздан алып китте. Мансур аганың кызы, “Ватаным Татарстан“ газетасы хәбәрчесе булып эшләүче Гөлгенә инициативасы белән, узган елның март аенда Казан федераль университетының журналистика бүлеге һәм газета тарафыннан аның истәлегенә яшь каләмчеләрнең республикакүләм конкурсы оештырылды. 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге“нең республика филиалы белгечләре районыбыз хуҗалыкларының һәм фермерларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр. 

Алабугада «Хезмәткә һәм Ватанны сакларга әзер» дип исемләнгән Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиадасы кысаларында «Көрәш» буенча финал ярышлары узды. 

Татарстан Республикасында агымдагы елның 15нче мартыннан вируслы талпан энцефалитын һәм “урман бете“ аша йогарга мөмкин булган башка инфекцияләрне атна саен мониторинглау эше алып барыла. 

Бирегә килгән төрле яшьтәге кешеләр татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте.


27
апрель, 2018 ел
җомга

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республикада һава торышу бозылу турында кисәтә.

Башкарма комитет хезмәткәрләре территорияләрен җыештырдылар.

Түбән Яке авылының социаль йөзе соңгы елларда шактый гына үзгәрешләр кичерде. Аңа яңа төсмерләр өстәлеп кенә тора. Якын киләчәктә сафка басачак мәчетнең торак пунктны тагын да бизәячәгенә шик юк. Авылда моңарчы иман йорты булмады мыни, дигән сорау туар кайберәүләрдә. Бар ул. Ни әйтсәң дә, замана үзгәрә, бүген агачтан төзелгән социаль объектлар “мода“дан чыгып бара.

 “ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыятенең “Нократ“ (“Вятка“) мәгълүмат-матбугат“ филиалы тәкъдим итүче яңа проект шулай дип атала. Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә 73 ел тулу уңаеннан, шәһәрдәшләребезгә, райондашларыбызга, нинди яшьтә булуларына карамастан, Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыгыз, тыл ветераннары турында сөйләргә мөмкинлек ачыла.

Авылларда яңа клублар, мәдәният учаклары төзү буенча республика программасы кысаларында районыбызда берничә күпфункцияле объект пәйда булды. Бүгенге көндә Соколка, Келәүш, Түбән Яке, Баскан, Кече Сон, Түбән Тәкәнеш авылларында яңа мәдәният учаклары үз бурычларын үтиләр инде. Аның чираттагысы Җөри авылында төзелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International