Үзегезне якыннарыгыз өчен саклагыз

2018 елның 27 апреле, җомга

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне ел саен 28нче апрельдә билгеләп үтелә. Традиция буенча профсоюзлар әлеге датага багышлап төрле чаралар оештыралар. Аларның төп максаты булып җәмәгатьчелек игътибарын хезмәтне һәм сәламәтлекне саклау, эш урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә җәлеп итү тора. Бөтендөнья хезмәтне саклау көне юкка гына 1нче Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән бер вакытка туры килмидер. Быел әлеге көн “Хезмәтне саклау: яшь хезмәткәрләргә аерым игътибар“ девизы астында уза. Профсоюз оешмаларының координацион советы рәисе, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча координацион совет әгъзасы ЗӨФӘР САТТАРОВ белән әзерләнгән әңгәмәбез шушы темага багышлана.

–Ни өчен быел аеруча игътибар зонасына яшь хезмәткәрләрнең эш урыннарындагы куркынычсызлыгы алынды? –Статистика буенча, 15 яшьтән 29 яшькә кадәр- ге яшь хезмәткәрләр, тәҗрибәле коллегалары белән чагыштырганда, эш урыннарында 50%ка күбрәк травма алыр- га мөмкиннәр. Бу аларга тәҗрибә, белем һәм оста- лык җитмәү белән бәйләп аңлатыла. Хәвеф-хәтәр чы- гарга мөмкин булуын белә торып, күңелсез хәлне бул- дырмас өчен яшь хезмәт- кәрләр еш кына бернинди чаралар да күрми. Моннан тыш, алар арасындагы тән җәрәхәтләре алу очракла- рының югары дәрәҗәдә булуы хәзерге вакытта Россия кичерә торган де- мографик проблеманы тагын да катлауландыра. 2017нче елда гына да иле- бездә хезмәт яшендәге кешеләрнең саны 1 мил- лионга якын кыскарды. Белгечләр фикеренчә, алдагы елларда да шушы ук күрешен сакланачак. Мо- ның белән бәйле рәвештә, хезмәт куркынычсызлыгын һәм сәламәтлекне саклау дәрәҗәсен яхшырту мак- сатыннан, яшьләр өчен эш урынында гына түгел, ә һәркайда куркынычсыз хезмәт шартлары тудыру төп бурыч булып тора. –Төрле җәрәхәтләр алуның төп сәбәпләре нәрсәдән гыйбарәт? –Анализ күрсәткәнчә, күп очракларда күңелсез хәл- ләр җиһазларны, җайлан- маларны, эш коралларын эксплуатацияләү кагы- йдәләрен төгәл үтәмәү; предприятиедә бу өлкә өчен җаваплы кешеләрнең булмавы, җитәкчелекнең тиешенчә игътибар бир- мәве нәтиҗәсендә килеп чыга. Аяныч хәлләрнең күбесе эшченең хезмәт- не саклау кагыйдәләрен үтәмәве белән бәйле. Барлык инструктажлар уз- дырылуга, эшчегә хезмәт- не саклау кагыйдәләрен өйрәтүгә карамастан (бу хакта алар имзалар куя), таләпләр тиешенчә башка- рылмый. Әмма хокук-нор- матив актлары белән танышканнан соң, анда күрсәтелгән бурычлар үтәлергә тиеш. –Җаваплылык хисе кимиме? –Кеше, әгәр дә аның белән күңелсез хәл булса, үзенә карата канунда күрсәтел- гән барлык гарантияләр- нең дә һәрвакыт үтәлүенә әзер һәм күңеленнән шуның белән килешә. Бу халәтне тамырдан җимерү шарт. Монда төп рольне, әлбәттә, профилактика ча- ралары уйнарга тиеш. –Предприятие һәм оеш- ма эшчеләренең хезмә- тен саклау һәм алар өчен шартларны яхшырту мәсьәләләре белән муни- ципаль район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча Координацион совет шө- гыльләнә. Аның эшчәнлеге хакында тулырак сөйләгез әле. –Координацион совет со- ставына “Роспотребнад- зор“, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе, эре предприятие һәм профсо- юзларның җирле орган- нары вәкилләре кергән. 2018нче елдан башлап Аның белән район башкар- ма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов рәислек итә. Бүгенге көндә Мамадыш районында хезмәтне са- клау һәм хезмәт шартла- ры өлкәсендә вәзгыять канәгатьләнерлек. Анализ күрсәткәнчә, эшчеләр ара- сында производствода тән җәрәхәтләре алу очракла- ры кимегән. 2016нчы елда күңелсез хәлләрнең саны бишкә тигез иде. 1000 эшләүчегә 1,3 зыян күрүче туры килде. 2 очрак үлем белән төгәлләнә. 2017нче елда – 4 очрак (икесе авыр, икесе җиңелчә дәрәҗәдә), 1000 эшләүчегә – 1,0 зыян күрүче (ТР буенча 1000 эшләүчегә – 1,2 зыян күрү- че). 2018нче ел башыннан ТР буенча әлегә мондый мә- гълүмат юк. Ә безнең рай- он мисалында караганда, быел күңелсез хәлләр тер- кәлмәде. 1нче Май бәйрәме алдын- нан хезмәтне шатлыклы һәм уңышлы итүнең үз кулыбызда булуына тагын бер кат игътибар юнәлтәсе килә. Профсоюз оешмала- ры исеменнән Мамадыш районының хезмәт кол- лективларын якынлашып килүче Яз һәм Хезмәт бәй- рәме, Халыкара эшчеләр теләктәшлеге көне белән тәбрик итәм. Хезмәт төбә- гебезнең барлык тарма- кларында да бары тик кур- кынычсыз булсын иде! НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International