Мамадыш, ниһаять, чистарту корылмаларына ия булды. Чәршәмбе көнне ул тантаналы төстә файдалануга тапшырылды. Әлеге чарада районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, бу корылманы булдыруга үзеннән сизелерлек өлеш керткән “Татарстан Республикасының Газлаштыру, энергиясаклагыч технологияләрне һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды“ дәүләт казна учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фоат Комаров, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Прикамье территориаль идарәсе начальнигы Наил Гарипов катнаштылар.
Алдан узып шуны әйтим, объектка барганда аның чистарту корылмасы булуын истән дә белеп булмый. Юлда ук инде күңелне чистарту корылмалары барлык стандартларга да җавап бирәме, чынлап та безнең Нократка канализация сулары турыдан-туры акмаячакмы, дигән сораулар борчып килде. Ә инде анда булганнан соң шикләр юкка чыкты. Бүген чистарту корылмалары барлык стандартларга да җавап бирә. Моның шулай икәнен һәркем үз күзе белән күрә ала. Шәһәрдән килгән юынтыклар корылманың бер өлешенә кереп, чистарту процессларын узганнан соң, саф суга әверелә. Димәк, көмеш сулы Нократыбызга төрле зарарлы матдәләрдән, микроблардан “азат ителгән“ чиста су эләгә. Дөрес, ул эчә торган түгел, әмма техник максатлар өчен кулланырга ярый. Моны канализацияләрдән килгән суны контрольләүче лаборатория анализы да дәлилләде. Безнең Мамадыш районы сулыкларга, елгаларга бай, җиребез аша ике елга–Нократ һәм Чулман ага. Шуңа күрә аларны пычрак сулардан саклау күптәннән беренче бурычыбыз булып кала бирде. Шуны гамәлгә ашыру максатында, биологик чистарту корылмаларын төзү турында инде районыбыз җитәкчеләре узган гасырның 90нчы елларында ук хыяллана башлаганнар иде. Берничә мәртәбә омтылыш ясап каралды, анысы. Я илдәге икътисадый тотрыксызлык, я булмаса, аны төзергә алынырга теләгән оешма-учреждениеләрнең “әппититләре“ чамадан артык булды. Соңгы елларда бу проблемага җөмһүриятебез җитәкчелеге җитди якын килде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән соңгы дүрт елда гына да республикада 32 биологик чистарту корылмалары төзелгән, ремонтланган. Әле күптәнүгел генә Лаеш шәһәрендә, Базарлы Матак һәм Тарловка авылларында шундый объектлар файдалануга тапшырылды. Чират Мамадышка да җитте. –Без бу бәхетле мизгелләрне шактый көттек. Ниһаять, шундый көнне күрергә насыйп булды. Чистарту корылмаларын төзер алдыннан күп җирләргә барырга, өйрәнергә, икътисадый яктан отышлы вариантларны эзләргә туры килде. Рәхмәт Җәүдәт Мидхәтович җитәкләгән оешмага. Төзелеш эшләре башланыр алдыннан шактый киртәләр, каршылыклар да булды. Бергә тотынгач, таулар күчерәсең бит ул. Узган ел төзелеш эшләренә старт бирелде, бүген без инде аны ачабыз, – диде районыбыз башлы- гы Анатолий Иванов үзенең чыгышында. –Мин бу урында моннан өч ел элек булып киткән идем. Нократка нинди калдык сулар агуын үз күзләрем белән күрдем. Шуңа күрә Мамадышның биологик чистарту корыл- маларына инде күптәннән мохтаҗ булуына ышандым. Рәхмәт, аны төзүчеләргә. Алар берөзлексез эшләп, объектны сафка бастырды- лар. Республиканың баш- ка төбәкләренә килгәндә, биологик калдыкларны чистарту буенча проблемалы төбәкләр бар әле. Әлеге корылма Мамадышка озак еллар хезмәт итәр, биредә эшләүчеләр барлык технологик таләпләрне үтәрләр, дип ышанам, – диде Җәүдәт Мидхәт улы чистарту корылмаларын ачу тантанасында. Аңардан соң сүз алган Фоат Комаров белән Наил Гарипов та мамадышлыларны яңа объект ачылу тантанасы белән тәбрикләделәр. Ә барлык шәһәрдәшләребез исеменнән рәхмәт сүзләрен районыбызның иҗтимагый советы рәисе Хәлим Кәримов ирештерде. Соңыннан объектны төзүгә үзләреннән зур өлеш керткән берничә кешене фонд җитәкчесенең Рәхмәт хатлары, районыбыз башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.