Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына...

2018 елның 27 апреле, җомга

Кеше бүгенге көн белән генә яши алмый. Яшәешен яхшырак аңлар, киләчәкне ачыграк күзаллар өчен әледән-әле үткәнгә борылып карый. Мамадышыбызның борынгы, ерак та, якын да булган бай һәм кызыклы тарихы, истәлекле урыннары, һәйкәл булырдай корылмалары, биналары бик күп. Тик аларга безнең игътибар җитәме?

Шәһәребенең Совет ура- мын без Мәскәүнең җәяүле Арбатына тиңлибез. 18 апрель – Халыкара һәйкәл- ләр һәм тарихи урыннар көне алдыннан, аңа гадәти булмаган күзлектән карап йөрдем әле. Ул, чыннан да, үзенең матурлыгы, тарихи- лыгы, һәйкәлләре белән дан тота. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга, каһар- маннарга, тылда эшләү- челәргә, репрессия корбан- нарына, чик сакчыларына, Анага, Шәйхи Маннурга, Фәрит Яруллинга, Лев Тол- стойга, Владимир Ильич Ленинга куелган һәйкәлләр – барысы да олы мирас. Ми- немчә, барлык адәм бала- сы шушы истәлекне–үткән тарихыбызның эзләре һәм бердәнбер ядкаре булган һәйкәлләрне сакларга һәм аларны җимерелүләрдән, чүп-чар белән капланудан, чит-ят куллардан якларга тиеш. “Тау башында – Ак кала, Мамадыш, дип атала!“ – дип җырлаганнар безнең шәһәр турында. Чөнки Но- краттан килүче пароходлар- ны әллә каян балкып искит- кеч манзара–Троицск собо- ры, Ратуша, Н.И.Щербаков, В.П.Батолин, П.А.Тырышкин, И.Ф.Захаров, С.Шаһиәх- мәтов, М.М.Кузовниковның мәһабәт ап-ак йортлары каршы алган. Бөтенесе бер фикердә булып, тулы бер ансамбльне төзи белгәннәр дә соң Мамадыш байлары. Ә ул җырны бүгенге шәһәре- безгә багышлап буламы? 30нче елларда шартлатыл- ган искиткеч шедевр Трои- цск соборы–иң зур үкенеч һәм фаҗига чагылышы. Аның музейдагы рәсеменә күз төшкән саен, йөрәк елый. Ходай кушып, ул гый- бадәтханәне яңадан тор- гыза алсалар, бу күренеш могҗизага тиң булачак. Чү, музеебыз янындагы йорт- ларда көпә-көндез һәлакәт булып ята түгелме? Артын- дагы бинаның тәрәзә-ише- кләре йолкынып беткән, уң яктагы кибет булган йортта инде берничә ел хуҗа кулы сизелми, ә сул ягындагы–бинасында кызу темплар белән төзелеш бара... Иске- гә тисәң, исең китәр, ди. Нинди кыйммәтле тарихи объектларны юкка чыгара- лар, иң матур үзәк урамы- бызның ямен җибәрәләр ич болар барысы да... Сорау- лар күп. Аларга “Мамадыш туган як тарихын өйрәнү музее“ муниципаль-бюд- жет учреждениесе дирек- торы урынбасары, Россия Федерациясе халыклары мәдәни мирасы объектлары (музей составындагы һәм ландшафт архитектурасын, күренекле урыннарны да кертеп) торышын контроль- дә тоту буенча җаваплы СВЕТЛАНА ИЛСУР кызы ПОТАПОВА белән әңгәмә- без бераз ачыклык кертте. –Тарихи-мәдәни һәйкәлләр белән хәл ил күләмендә киеренке. Мәгълүматларны РФ халыклары мәдәни ми- рас объектларының бердәм дәүләт реестрына теркәү катлаулы һәм акрын бара. Мәсәлән, безнең районда- гы нибары өч объект – Жу- ков йорты (балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе), Ратуша – (“Пожарка“дагы сәүдә йорты) һәм Тырыш- кин йорты (район социаль яклау идарәсе) федераль реестрга кертелгән. Аларга берәүнең дә тияргә хакы юк хәзер. Үзвакытында теркәү кыйммәтле мирасны теләсә ничек кул сузулардан са- кларга мөмкинлек бирер иде. Дөрес, бу юнәлештә эш алып барыла, әмма аңа юридик һәм физик затларрактерындагы килешүләр төзү өчен акча булмавы аяк чала. Мин соңгы арада шәхси инициативам белән Мамадыш шәһәрен фор- малаштыручы кыйммәтле объектларның исемлеген яңадан төзү белән мәшгуль. Аларның элеккеге һәм хә- зерге фотоларын, тасвирла- маларын махсус таблицага тутырабыз. Шундый кызы- клы мәгълүматлар калкып чыга. Мәсәлән, чаттагы “Гармония“ элек озак еллар райпоның “Хуҗалык товар- лары“ кибете булып торды. Аңа кадәр “Зеркало жизни“ дигән кинотеатр булган һәм анда мәшһүр композитор Заһидулла Яруллин телсез киноларга тавыш бирүче (топер) (өлкән яшьтәге ке- шеләр сүзенә караганда)булып эшләгән. Ә 19нчы га- сыр башында сәүдәгәрләр- нең ул пекарнясында бик тәмле кондитер әйберләре пешергәннәр... Сезнең сорауларга килгән- дә, район эчке эшләр бүлеге ТР Мәдәният министрлы- гыннан бу төзелешкә рөх- сәт алу өчен ике елга якын йөрде. Аның янкормасын төзегәндә дренаж система- сы бозылган һәм бинаның подвалына һәрчак язгы сулар үтеп керү сәбәпле, стеналарда ярыклар хасил булган. Махсус эксперти- за аны авария хәлендәге бина, дип тапты һәм ул яңа ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегеннән төшерелде. Тик яңа тө- зеләчәк бина әүвәлгесенең параметрларыннан чыкмый, кыяфәте дә нәкъ шундый булачак, дигән шарт белән. Ә безнең уң яктагы бина– кайчандыр кунакханәләр һәм кибет тоткан данлыклы Шәһиәхмәтов йортын берәү үзгәртеп кору елларында символик суммага кулына төшергән, хәзер кыйммәт- кә сатмакчы, ди. Муници- палитет белән ике арада сөйләшүләр бара. Аны му- зейга бирмәкчеләр, шулай барып чыкса, бу искиткеч булачак. Безнең экспозици- яләр, фонд бер бинага гына күптәннән сыймый инде. Безнең сәүдәгәр йортын- да урнашкан музеебызга да куркыныч яный: соңгы елларда подвалга су үтеп керә, торбаларыбыз тузуны сәбәп итеп, агымдагы елның 9нчы апрелендә, “Апрель“ кунакханәсе үзләре аша үт- кән торбаларны ябып куй- ды, хәзер сусыз тилмерәбез. Районыбызда югалтулар бо- лай да җитәрлек. Мәсәлән, Югары Сонның Совет урамы, 23нче “а“ йортта 1906-1907 елда төзелгән мәчет, ава- рия хәлендә булу сәбәпле, 1978нче елда сүтелә; Кече Сонның Совет урамы, 23нче “б“ санлы йорттагы мәчет 1977нче елда яна; Малмыж- каның Совет урамындагы Ра- донежский чиркәве 1992нче елда яна; Соколкадагы 1753, 1860, 1879нчы елгы Вве- денск чиркәве искереп, яңа- дан торгызу мөмкин булмау сәбәпле, юкка чыга. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр аерым игътибар үзәгендә. Районы- быз авылларында Бөек Ва- тан сугышы каһарманнары истәлегенә салынган 106 һәйкәл исәптә тора. Узган ел аларның һәммәсенең то- рышын фотоларга төшереп, тасвирлама белән таблица- га урнаштырып, бәяләп чы- ктык. Чаксы, Пойкино, Түбән һәм Югары Тәкәнеш, Иске Черкас авылларындагы һәй- кәлләр начар халәттә. Тулаем алганда, районы- бызда һәйкәлләр карап, тәртипләп тотыла. Әле уз- ган дүшәмбедәге киңәй- телгән планеркада район башлыгы Анатолий Иванов барлык һәйкәлләрне, бюст- ларны, Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләре өстендәге плитәләрне тө- зекләндерү эшенә волон- терларны, мәктәп укучыла- рын, туганнарын, балаларын да тартырга күрсәтмә бир- де. Районда, авыллардагы тарихи-мәдәни мирас һәй- кәлләре туристларны җәлеп итү, халыкның эшлекле активлыгын арттыру өчен гаять зур мөмкинлек бирә. Әлеге мирасны саклауда һәм яңартуда зур эш алып барыла, әмма хәл ителәсе мәсьәләләр хәтсез. Алга таба да эшне системалы һәм планлы рәвештә дәвам итәчәкбез,– диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International