Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов тапшырды. Бүләкләү тантанасы М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында узды.
Гран-прига Ильяс Каадер (Финляндия) һәм Альмира Хәкимуллина (Казан) лаек булдылар.
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада финалында якынча 400 кеше катнашты. Алар арасында Россиянең 26 төбәгеннән һәм шулай ук дөньяның 13 иленнән килгән вәкилләр, Татарстан Республикасы укучылары да бар.