Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" социаль терләкләндерү бүлегендә ел саен Җиңү көне бәйрәме алдыннан Бөек ватан сугышы ветераннары өчен максатчан оештырыла.
Ветераннарга терләкләндерү ярдәме күрсәтү, савыктыру чаралары үткәрү, консультация бирү- заездның төп максатлары.
Бу көннәрдә «Радуга» һәм «Лейсан» балалар бакчасында ветераннар белэн очрашу үтте. Ветераннар белән балаларнын аралашуы яш буынга патриот тәрбия алуның төп чарасы.
Сугыш турында хәтер бәяләп бетергесез. Чыннан да, бүгенге көнгә кадәр яшәгән ветераннар игътибар һәм хөрмәткә лаеклы. Күңелле концерт программасы, баларның үз куллары белән эшләнгән бүләкләр – ветераннар йөрәгендә онытылмаслык эз калдырды. Алар үсеп килүче яшь буын белән горурлана алалар.