Мөмкинлекләре чикләнгән (инвалидлыкның барлык категорияләре дә керә) балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары“ исеме астында алтынчы Республика иҗат конкурсы игълан ителә.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре сентябрь аен туу актларының күп булуы белән сөендерәләр. Әгәр узган елның март аенда 24 бала туган булса, быел исә 32 туу акты теркәлгән. Туган 32 баланың - 16-сы кыз бала, 16-сын малайлар тәшкил итә.
Кече Кирмән авыл җирлегендә 2 нче октябрь көнне мәктәптә авылдашыбыз, депутатыбыз Гаянова Гөлнәзирә Рәфәгат кызы өлкәннәр көне уңаеннан йөз кешелек Корбан ашы үткәрде.
Иске Комазан авылында элек-электән ике мәхәлләдә ике мәчет гөрләп эшләп торган. Әхмәтҗанов Шакирҗан, Мөхәммәтшин Хәбибрахман, Һадиев Хәсән, Хәкимуллин Хәмит, Абдуллин Хәмит, Исмәгыйлов Ясәви, Закиров Сәлам, Мөхәммәт Һади Мөхәммәтхатип улы, Бари муллалар үз вазыйфаларын башкарып килгәннәр.
Мамадышский дом-интернат для престарелых и инвалидов принял участие в конкурсе и занял 2 место.
1 нче октябрь көнне Дүсмәт мәдәният йорты гөрләп торды.
Албай авыл җирлегендә Өлкәннәр көне уңаеннан чаралар үткәрелә башлады.