Гыйлем алучылар күбәя.

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Иске Комазан авылында элек-электән ике мәхәлләдә ике мәчет гөрләп эшләп торган. Әхмәтҗанов Шакирҗан, Мөхәммәтшин Хәбибрахман, Һадиев Хәсән, Хәкимуллин Хәмит, Абдуллин Хәмит, Исмәгыйлов Ясәви, Закиров Сәлам, Мөхәммәт Һади Мөхәммәтхатип улы, Бари муллалар үз вазыйфаларын башкарып килгәннәр. Илебез тормышындагы үзгәрешләр җиле, дин өлкәсендә катгый тыюлар мәчетләрнең эшчәнлеген туктата. Әмма картлар җомга намазларын авылдашларының өйләренә җыелып укуларын, мөселманча мөрәсимнәр уздыруны, качып булса да, дәвам итәләр. Узган гасырның 90нчы елларында яңарыш чоры башлана. Мөмкинлектән файдаланып, авыл аксакаллары Галиев Вахит, Зәйнетдинов Миннехан, Сафин Раиф, Вәгыйзов Хәмит, җыелышып, авылда мәчет салу эшенә керешәләр. Кукмара районыннан балта осталары килеп, мәчетне эшләп бетереп киттеләр. Мәчет манарасын җирдән тимер торбалар белән ясап күтәрдек. Авыл халкы, булдыра алган кадәр, мәчет төзү эшләренә ярдәм итә. 1992нче елда Иске Комазан авылы мәчете ачыла. Мөфтиятнең махсус указы белән Вахит Вәли улы Галиев мәхәллә рәисе итеп билгеләнә, мәчеткә “Вахит“ исеме бирелә. Яшәргә һәм эшләргә барлык уңайлыкларны тудырып, Казаннан укымышлы имам - Лотфулла улы Газизулла хәзрәт Бикмуллинны кайтарталар. Газизулла хаҗи 19 ел буе авыл халкына ислам дине йолаларын һәм Коръән китабын гарәп язмалары белән укырга өйрәтүдә зур тырышлык куя һәм өлкәнәйгән көнендә туган ягына кайтып китә. 2011-2012нче елларда Һадиуллин Разил имам булып торды. 2013 елдан алып әлеге җаваплы вазыйфаны Нәфыйков Нурислам башкара. Мөәзин – Әгъләмов Айрат. Нурислам хәзрәт 1943нче елда Иске Комазан авылында туган. 45 ел буе “Таң“ колхозында алдынгы тракторчы булып эшләгән хезмәт ветераны. Сәлимә абыстай белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. 8 оныклары бар. Балалар барысы да ислам динен үз итәләр, мәчет эшләренә булышырга гына торалар. - Вәгыйзов Хәмит, Галиев Рафис, Ибраһимов Рәүф һәм аның өч улы, Галиева Рәйсә һәм башка хәйрия ярдәме күрсәтүчеләргә зур рәхмәт. Шәрифуллин Рафаэль, мәрхүмнәр Миннегалиев Фаез, Сафин Раифның авылдашларына кылган игелекле эшләрен онытырлыкмы?! Соңгы елларда мәчетнең газ бүлмәсен эшләтеп, җылыту системасын ясадык. Мәчет белән медпунктыбыз бер ишек алдында урнашкан, анда үскән каеннар электр линиясенә дә, газ торбаларына да, кешеләр тормышына да куркыныч тудыра, менә шуларны ничек тизрәк кистерәсе микән, дигән сорау борчый, –ди Нурислам хәзрәт. Төрле елларда абыстай вазыйфасын башкарган Гәрәева Мәкмүнә, Дәминова Әминә, Габдрахманова Бикә, Ибраһимова Фатыйма, Хөснетдинова Нурания (исән), Мөхәммәдиева Зәйтүнә (97 яшь, исән), Вәкилова Нәсимәләргә (исән) авыл халкы бик рәхмәтле. Бүгенге көндә әлеге игелекле эш белән Зәйнетдинова Минзилә, Нәфыйкова Сәлимә, Вәгыйзова Әлфия шөгыльләнә. Мәчет каршында оештырылган 3 еллык укуларны 9 хатын-кыз тәмамлады. Мәктәп балаларына “Әхлак дәресләре” үткәрелә. Быел, җәйге ял вакытында, мәчеттә лагерь оештырылды. Мамадыш мәдрәсәсендә гыйлем алучылар шактый. Бүгенге көндә мәчет матур гына эшләп килә, җомга һәм бәйрәм намазларына мөселман кардәшләр күп җыела. Аллаһ йорты халкыбызны дингә, әдәпле булырга өндәп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International