Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре сентябрь аен туу актларының күп булуы белән сөендерәләр. Әгәр узган елның март аенда 24 бала туган булса, быел исә 32 туу акты теркәлгән. Туган 32 баланың - 16-сы кыз бала, 16-сын малайлар тәшкил итә.
Исемнәргә килгәндә исә, алар үзләренең матурлыгы, төрлелеге белән һәрчак сөендереп, гаҗәпләндереп торалар. Елның тугызынчы ае Мурад, Зәмир, Тамерлан, Лиана, Сәидә, Зәйнәб, Милана кебек районыбыз өчен сирәк исемнәр белән истә калачак. Петр, Олег, Роман, Айзат, Арслан, Рамиль, Антонина, Мария, Ульяна кебек онытылган исеменәр яна сулыш алдылар. Кыз балалар арасында аеруча Мәрьям һәм Милена исеме популяр булды. Иң яшь әниебезгә – 20 тулган, ә иң яшь әтиебезгә – 22. Иң өлкән әнигә – 38, ә иң өлкән әтигә – 42.
2018 нче елның сентябрь аенда 50 үлем очрагы теркәлгән, узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 8% ка азрак.
Шулай ук бу айда 15 пар дәүләт каршында законлы рәвештә гаиләләрен теркәделәр. Бу үз чиратында уртача күрсәткеч булып тора. Аерылышучылар исә 10 гаилә. Алар барысы да суд карары буенча, димәк ГХАТ бүлеге гаиләне саклап калуга берничек тә тәэсир итэ алмаган дигән сүз.
Районда гаилә дәрәҗәсен күтәрү һәм аерылышу очракларын киметү йөзеннән алып барылучы сәясәт, киләчәктә дә, аерылышу актлары артыуна киртә булып торыр дип ышанасы килә.