Кече Кирмән авыл җирлегендә 2 нче октябрь көнне мәктәптә авылдашыбыз, депутатыбыз Гаянова Гөлнәзирә Рәфәгат кызы өлкәннәр көне уңаеннан йөз кешелек Корбан ашы үткәрде. Бәйрәм табынына Мамадыштан мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт, җәмәгате белән депутатыбыз, авылдашыбыз Мубаракшин Харис Хамис улы, 23 ел авылыбызда муллалык итеп хәзерге көндә лаеклы ялдагы Хамис муллабыз, хәзрәтләр, әби-бабайлар, апа-абыйлар килгәннәр иде. Кичә догалар укып, вәгазләр, мәнәҗәтләр әйтеп, җырлар белән үрелеп барды. Килгән барча кешеләр дә өйләренә дини аң-белемнәр алып, тукланып, Гөлнәзирә Рәфәгат кызына рәхмәтләрен укып, шат күңел белән таралыштылар.