Мамадыш муниципаль районының хакимият бинасында Өлкәннәр көне уңаеннан район Советы һәм Башкарма комитеты ветераннарын  тәбрикләү кичәсе узды.

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Мамадыш муниципаль районының хакимият бинасында Өлкәннәр көне уңаеннан район Советы һәм Башкарма комитеты ветераннарын  тәбрикләү кичәсе узды.

     Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Мамадыш районының ГХАТ бүлеген күп еллар җитәкләгән 2 ветеран – Дания Вагиз кызы Мухаметшина  һәм Әлфия Мөхәммәтдин кызы  Сингатуллина да бар иде.

     Район башлыгы Анатолий Иванов хакимиятнең элеккеге хезмәткәрләрен чын күңелдән зур бәйрәм белән котлады. Ветераннар өчен мул чәй табыны, бүләкләр әзерләнгән  иде. Бәйрәм кичәсе хәтердә уелып калган кызыклы хезмәт хатирәләре, яраткан җырлар белән үрелеп барды.  

ГХАТ бүлеге белән 10 ел дәвамында җитәкләгән Әлфия Сингатуллина бәйрәм өстәленнән соң үзе эшләгән елларда ачылган Язылышу сараена кереп чыкты. Хезмәт еллары истәлекләре, үгет-нәсыйхәт һәм киләчәккә планнар – аралашу өчен темалар бихисап иде.

Кызганычка каршы, Дания ханым бәйрәмгә килә алмады. Шул сәбәпле бүлек җитәкчесе Айгөл Ахмәтшина һәм баш белгеч Фәния Гаязова аны өена барып тәбрикләделәр. Әйтергә кирәк, ветераннарга ГХАТ бүлеге исеменнән өстәмә күчтәнәч пакетлары әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International