Игътибар конкурс!

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән (инвалидлыкның барлык категорияләре дә керә) балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары“ исеме астында алтынчы Республика иҗат конкурсы игълан ителә. Ул түбәндәге номинацияләрне үз эченә ала: “Йөрәк һәм шигырь белән сайлыйбыз“ (14 яшьтән алып 30 яшькәчә катнашучылар өчен әдәби конкурс); “Мин – булачак сайлаучы“ (14-17 яшьлекләр өчен кулланма эшләнмәләр конкурсы); “Минем тавыш – мөһим!“ (14-30 яшьлекләр өчен декоратив-сәнгать конкурсы); “ОБЪЕКТИВ сайлаулар“ (14-30 яшьлекләр өчен видеороликлар конкурсы). Бәйгеләрнең беренче, сайлап алу, этабы агымдагы елның 10нчы августыннан 24нче октябренә чаклы җирле үзидарәләр органнары белән берлектә территориаль сайлау округлары тарафыннан уздырыла. Шуннан соң иң яхшы эшләр республика комиссиясе карамагына җибәреләчәк. Эшләрне 31нче октябрьдән дә соңга калмыйча җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International