1 октябрь көнне иртән үк һәр йортка кереп мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәрне котлап яшелчә пакетлары ( 106 пакет) өләшеп чыктык. Көндезге сәгать 12 дә мәктәп ашханәсендә һәм авыл җирлеге бинасында өлкәннәрне хөрмәтләү чәй табыны артында дәвам итте. Үткәрелгән чарага өлкәннәрне котларга Мамадыш районы кулланучылар жәмгыятеннән Мансур Ахметгалиевич Фахреев та килде. Авыл җирлеге секретаре Клара Ивановна Биктяшева да өлкәннәргә үзләренең матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм мул табын артында эшләгән чор хәтирәләрен искә төшереп сөйләшеп утыру белән дәвам итте.