ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

Моннан бер дистә ел элек район ГХАТ бүлегендә никахларын теркәүчеләр бирегә тагын әйләнеп кайтты. Бу юлысы кияүләр – бутоньеркасыз, кәләшләр – фатасыз, тик дулкынланулары гына шул ук. Мамадышта никах сарае ачылуның 10 еллыгына багышланган тантана узды.

Мамадышта Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалистларны искә алдылар.

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре 2019 елгы  уңыш  өчен  минераль ашламалар  сатып  алуга  максатчан  бюджет  акчалары  алалар.

Һава шартлары начараю сәбәпле (һава температурасы күтәрелү фонында күп явым-төшемнәр) биналар һәм корылмаларның түбәсеннән кар массалары төшү, кар нагрузкасы нәтиҗәсендә бина һәм киң очкыч конструкцияләр җимерелү, шулай ук елга үзәненең текә катламнарыннан, чокырлардан, карьерлардан, тимер юл өемнәре белән кар төшү мөмкин.

Шәдче авылы бер көнгә районның хәрби-патриотик һәм спорт тәрбиясе бирү үзәгенә әверелде. Биредә Әфган сугышы төгәлләнүгә 30 ел тулу уңаеннан, интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташлары Альберт Вәлиевны, аның коралдашларын искә алдылар, ветераннарга кадерхөрмәт күрсәтелде.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елда ял һәм бәйрәм көннәрен күчерүне раслады.

 

Көек-Ерыкса авыл җирлеге районыбызда территориясе, анда яшәүчеләр саны буенча эреләрдән санала. Сулыкларга, болыннарга, урманнарга да бай бу җирлек. Рәхәтен генә күрәсе дә бит.

Вәсимә Имамовага 60 тула мыни? Бу турыда ишеткәч, һаман да күңел ышанып бетми әле. Аның белән күптәннән таныш булсам да, ул минем өчен һәрвакытта да тиктормас, актив, зарлануның ни икәнен белми торган, оптимист рухлы... – кыскасы, аны бәяләр өчен озын сүзләр тезмәсе килеп чыгар иде – кеше булып кала бирә.

Шәһәр һәм район халкына кайсы иҗтимагый территорияне төзекләндерү өстенлекле буласын үзләренә сайларга кирәк булачак. 2нче март көнне шәһәрнең өч ноктасында һәм 28 авыл җирлегендә рейтинглы тавыш бирү уздырыла. Бу яңалыкның нечкәлекләре турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов сөйләде.

2009 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектын үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International