Кызганычка каршы, бу төбәктә яшәүчеләр авылларны саклап калуга юнәлдерелгән программаларда әллә ни катнашырга омтылып тормыйлар кебек. Көек-Ерыкса төбәгендә күпләп мал асрарга, игенчелек белән шөгыльләнергә табигать барлык шартларны да тудырган. Маллар көтү өчен иркен болыннар җитәрлек. Шулай булуга карамастан, җирлектәге 488 шәхси хуҗалыкта нибары 178 савым сыер гына исәпләнелә. Шуларның яртысы диярлек 36 шәхси хуҗалык өлешенә туры килә. Халык белән очрашуда район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин бүгенге көндә Татарстан җитәкчелеге тарафыннан авылларны саклап калуга юнәлтелгән программаларның отышлы якларын җентекләп аңлатты. Алга таба Татарстан җитәкчелеге тагын да отышлы пилот проектларын гамәлгә кертергә планлаштыра. Берничә авыл җирлегендә узган җыеннарда булганым бар. Кызганычка каршы, район җитәкчеләре белән очрашу вакытында хәтта кечкенә авыл клублары да тулмый. Зур Шыяда 200дән артык кеше яшәүгә карамастан, клубка егермедән артык кына кеше килгән иде. Көек-Ерыкса авыл мәдәният йортында җыенның йомгаклау өлешендә тамаша залында да кешеләр аз булды. Ә бит бу мәдәният учагы заманында Яңа Комазан һәм Көек-Ерыкса авыллары өчен уртакка төзелгән иде. Бу ике торак пунктында сигез йөз чамасы кеше яши. Моны ничек аңларга соң? Җыеннар район җитәкчеләренең авылларда яшәүчеләр белән очрашуы, ачыктан-ачык сөйләшүе өчен менә дигән мөмкинлек, югыйсә. Алар теләсә нинди сорауларга җавап бирәләр. Кеше аз була икән, димәк алар булганына шөкер кылып, барысына да канәгать булып яшиләр, дияргә генә кала. Авыл җирлегендә соңгы елларда шактый эшләр башкарылган. Аларның зур күпчелеге үзарасалым акчасына эшләнгән. Кызганычка каршы, узган ел төбәктә яшәүчеләрнең нибары 80 проценттан артыгы гына авылларын төзекләндерүгә җитди караганнар. Ә ун авылдагы урамнарны, су һәм башка проблемаларны хәл итү өчен шактый вакыт, чыгым сорала. Әгәр дә быел башкарыласы эшләргә халыктан барлыгы 355200 сум акча җыелса, республика бюджетыннан шул суммадан дүрт мәртәбә артыграк акча керсә, бу күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирер иде. Быел акчаларның күп өлешен торак пунктларындагы урамнарны рәтләүгә, җирлек территориясендәге юлларны кышын кардан чистартуга юнәлдерергә планлаштыралар. Якындагы ун елга да урамнар, юллар белән бәйле проблемаларны хәл итү буенча алга максат куйганнар инде. Иң мөһиме, үзарасалым җыю программасы гына тукталмасын. Малмыжка авылының мәдәният йортына җыелган 14 кешенең уникесе песионерлар иде. Аларга күпләп мал асрауның асылын аңлатудан файда булыр иде микән соң? Өлкәннәрне башка проблемалар борчый бүген. Ни өчен кибет ябылды, дигән сорауга төпле җавап алганнардыр, дип ышанасы килә. Чөнки алты дистәгә якын хуҗалыклы авылларда сәүдә нокталарын тотуның отышсыз булуын аңларга кирәк. Әгәр товар әйләнеше кибетне тотуга, сатучыларга хезмәт хакы, аренда өчен түләүгә киткән һәм башка чыгымнарны капларлык булмаса, андый сәүдә ноктасын тотуның файдасы юклыгын аңларга кирәк. Элек, кулланучылар кооперациясе системасы вакытында, бер сәүдә ноктасының чыгымнары рентабельлерәклеләренеке белән каплана иде. Хәзер чоры башка, һәр тиеннең кадерен белергә кирәк.