Шушы елның 20нче февральдә, 11.00 сәгатьтә район мәдәният йортында, Мамадыш ш., Совет ур., 42 йорт адресы буенча, өченче чакырылыш Мамадыш муниципаль район Советының утыз беренче утырышы уза.
Рейтинглы тавыш бирү 14 яшьтән өлкәнрәк мамадышлыларга кагылачак. Аны Мамадыш шәһәрендә һәм 28 авыл җирлегендә үткәрәчәкләр.
Халыкара фестивальдән "Хыял" халык театры коллективы Гран-при алып кайтты.
Татарстан башкаласында Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе,"Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы, Казан шәһәр башкарма комитеты ярдәмендә рус хор музыкасының А.В.Котков исемендәге XXVIII Ачык Фестивале узды.
Мамадыш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Нижняя Ошма гомуми белем бирү мәктәбендә 8-9-10-11 нчы сыйныфта укучы 23 балага һөнәри юнәлеш бирде, «Һөнәр сайлауның серләре» темасына әңгәмә уздырды.
"Забота" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә белгечләре, көн саен хезмәт буенча инструктор Минзәлия Мифтахутдинова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар "компьютер әлифбасы" программасы буенча укулар үткәрә.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2019 елның 18 февраленнән 4 мартына кадәр мәктәпләрдә азык-төлек продуктлары (вендинг аппаратлары) бирү автоматлары аша ата-аналар тарафыннан өстәмә туклану сыйфаты һәм иминлеге буенча тәкъдимнәр һәм теләкләр кертү мөмкинлегенә игътибар итә.
Мамадышта инвалидлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Бүген "Забота" үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүчеләр "Лагуна"бассейнында булдылар.
Мамадышта Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган концерт узды.