Спорт аның тормыш юлдашы.

2019 елның 15 феврале, җомга

Кече Кирмән авылында гади колхозчылар гаиләсендә туган кыз бүген районыбызда гына түгел, республикабызда да танылган шәхес, дисәк тә һич арттыру булмас. Моңа ул үзенең тырышлыгы белән иреште. Тормыш җилләре аны кайда гына илтеп ташламасын, ул һәр җирдә дә үз урынын таба, югалып калмый, кешеләр арасында хөрмәт-абруйны казана. Бүген аның тиктормас җанлы булуына спортка һәм соңгы елларда мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында сәламәт тормышны пропагандалауга бөтен җанын-тәнен бирүе торадыр. Кече Кирмән сигезьеллык мәктәбенең бишенче сыйныфында белем алганда аның спорт карьерасы башланып китә. Кечкенә буйлы кызның чаңгыда йөрү техникасын күреп, физкультура укытучылары соклануларын яшермиләр һәм аңа, тагын да камилләшер өчен, барлык мөмкинлекләрне дә тудыралар. Нәтиҗәдә, Вәсимә Имамова Урта Кирмәндә урта мәктпне тәмамлаганчы районыбызда гына түгел, республика күләмендә дә яшьтәшләре арасында иң көчле чаңгычыларның берсенә әверелә. Казанда моторлар төзү заводында эшләгәндә дә ул спорттан аерылмый: Урицкий исемендәге спорт клубының спорт секциясендә шөгыльләнә башлый. Аның спортны ничек яратуын күреп, завод җитәкчелеге Вәсимәне эштән азат итә. Биш ел шөгыльләнү бушка китми. Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашып, ул җиңүләр, призлы урыннар яулый. Бер елны Сыктывкар шәһәрендә узган ярышларда спорт мастеры нормасын үти. 1979-1981нче елларда фотографлар әзерли торган курсларны тәмамлагач, аны Биектау районына җибәрәләр. Биредә бер ел эшләгәннән соң, тормышка чыга һәм гаилә Төньякка чыгып китә. Биредә ул гади эшчедән инженер - технолог дәрәҗәсенә күтәрелә. Читтән торып Новосибирск инженер-төзү институтын тәмамлый. Хәер, язмам герое белем алуын моның белән генә чикләми. Казан дәүләт архитектура - төзелеш академиясендә квалификациясен күтәрә, Мәскәү Дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетының Казан институтында “Персональ компьютерда эшләү нигезләре” программасы буенча белем ала, Мамадыш һөнәри лицейда пешекчелек һөнәрен дә үзләштерә ул, хөкемдарлык буенча белемен арттыра. Ерак Төньякта спорттан аерылып торырга туры килсә дә, Мамадышка кайткач, ул яңадан башы-аягы белән спорт дөньясына чума: Красная Горка урта мәктәбендә хуҗалык эшләре буенча директор вазыйфаларын башкаруга карамастан, җиңел атлетика, чаңгыда шуу буенча түгәрәкләр алып бара башлый. Ике ел буе белем бирү учреждениесендә физик тәрбия укытучысы булып эшләгәч, 2010нчы елда Вәсимә ханымны стадион-ипподромга инструктор итеп чакырып алалар. Шул ук елның апрель аенда ул мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эшли башлый. Тәүге мәртәбә 2011нче елда безнең команда Түбән Камада инвалидлар Спартакиадасында катнаша. –Анда барып кайтканнан соң, мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән ярыш-бәйгеләргә ничек әзерләнергә кирәклеген күреп, коллегаларымның эш алымнарын өйрәнеп кайттым. Бер елдан барлык категория инвалидлардан команда туплап, шөгыльләнә башладык. Бүген дә атнага өч мәртәбә күнегүләр уздырабыз. Спортның ирекле һәм грек-рим көрәшләре, чаңгыда узышу, өстәл теннисы, голбол, мини-футбол, сукырлар спорты, ишетү, ДЦП буенча мини-футбол, бочче, пауэрлифтинг, кул көрәше, ук ату төрләрен инвалидлар үз иттеләр. Тырышлык бушка китмәде: кайчандыр икенче дистәлектә йөргән командабызның соңгы елларда призлы урын алмыйча калганы юк. Ярышларда пьедесталга күтәрелүчеләрне саный китсәң, озын бер исемлек килеп чыгар иде, – ди ул. Районыбыз инвалидларының төрле дәрәҗәдәге ярышларда бары тик җиңүләр, призлы урыннар яулаулары турында газета укучыларыбыз яхшы хәбәрдарлар. Дөресен әйткәндә, Вәсимә Миннехан кызы мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эшкә тотынганчы, алар өчен спорт ят нәрсә иде, дисәк тә һич арттыру булмас. Уятты ул аларны. Моннан тыш ул пенсионерлар арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга да зур өлеш кертә. “Өченче буын” төркеме булдырды. Шәһәребез урамнарында скандинавиячә йөрүчеләрне, спорт залларында өстәл теннисы уйнаучыларны, аякларына чаңгы киеп, кышкы саф һавада йөрүчеләрне һәм сәламәт тормыш рәвешенә өстенлек бирүче өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребезне күрсәгез, аларның зур күпчелегенә мондый адымнарны ясарга язмам герое этәргеч биргән, дияргә тулы хокукыбыз бар. Моннан тыш, Вәсимә ханым күп кенә спорт ярышларында хөкемдарлык та итә әле. Аның тырышлыгы белән районда республика балалар-яшүсмерләр спорт ияләшү мәктәбенең филиалы ачылды. “Өченче буын университеты” кысаларында “Компьютер белемлеге нигезләре”, “Хокукый белемнәр мәктәбе” “Җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасы”, “Сәламәт тормыш рәвеше”, шашка-шахмат түгәрәкләре уңышлы гына эшләп килә. Алар буенча да төрле бәйгеләрдә актив катнашалар безнекеләр һәм уңышлары да җитәрлек. Мәдәният тормышы да ят түгел инвалидлар, өлкән яшьтәгеләр өчен. Өч балага гомер бүләк иткән бәхетле ана да ул Вәсимә ханым. Инде оныклары үсеп килә. Улы Рөстәм, кызы Гөлнара югары белем алганнар. Кече кызы Алинә исә әнисе юлыннан китәргә уйлаган: бүген ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең икенче курсында белем ала. Әңгәмәбез ахырында язмам герое: –Спорт миңа тормышымда нык булыша. Ул миңа алга куелган максатка ирешергә ярдәм итә. Ә инвалидлар белән эшләү– дөньяга оптимистик күзлектән карарга, югары күрсәткечләргә омтылырга, кешеләрдә яхшы сыйфатларны барларга мөмкинлек. Бүген сәламәт кешеләр өйләрендә утыралар, ә мөмкинлекләре чикләнгәннәр үҗәтләнеп күнегүләргә йөриләр, уңышларга ирешәләр, – диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International