–Җәмәгать киңлекләрен замана ихтыяҗларына туры китереп яңадан фикерләүгә, мамадышлыларны актив социаль тормышка җәлеп итүгә “иң мохтаҗ” территорияне сайлап алу идеясе юнәлдерелде. “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” Федераль проекты нигезендә Мамадыш муниципаль районында иҗтимагый комиссия формалаштырылды. Аның составына район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчелеге һәм вазыйфаи затлары, кайбер предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгатьчелек вәкилләре-активистлар – барлыгы 18 кеше керде. Рейтинглы тавыш бирүне оештыру турында план кабул ителде. Муниципаль район сайтында, социаль челтәрләрдә дә җәмәгать киңлекләрен өстенлекле сайлап алу турында халыктан сораштыру бара. –Сүз конкрет кайсы территорияләр турында? –Шәһәр халкына түбәндәге объектларның уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру исемлеге тәкъдим ителде: –Совет урамын төзекләндерү; –“Яшьлек” скверының уң ягыннан төзекләндерү (Ушма елгасы белән Чапаев урамы арасында күпер артында); –шәһәрнең ушма аръягы өлешендә “Яшьлек” скверын төзүне дәвам итү (Нократ елгасы һәм Нократ яр буе урамы арасында); –Җиңү Паркын төзекләндерү; –Красная Горка авыл җирлегендә “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексы артындагы территорияне төзекләндерү. Җәмәгать тыңлаулары уздырылды, тавыш бирү өчен рейтингка кертеләчәк объектлар сайлап алынды, алар буенча дизайн-проектлар әзерләнде. Бик күләмле һәм җитди эш башкарылды. Шәһәрне төзүдә хакимият һәм гражданнарның реаль багланышларына ставка ясалган очрак белән без беренче тапкыр очрашабыз, ләкин инде хәзер үк мамадышлыларның ни дәрәҗәдә актив булуын билгеләп үтәргә кирәк. –Шәһәр һәм район халкы рейтинглы тавыш бирүдә шулай ук актив катнашыр дип өметләнәсе кала. Аның ничек оештырылачагы турында тулырак сөйләгез әле? –Хәзерге вакытта территориаль хисап комиссияләре формалаштырыла, аларның составы һәм тавыш бирү урыннары раслана. Комиссия әгъзалары өчен укыту семинары уздырылачак. Аннары иҗтимагый комиссия тавыш бирү датасын һәм үткәрү тәртибен, бюллетеньнәр формасын һәм текстын раслаячак. Тавыш бирү пунктларында тавыш бирү өчен тәкъдим ителә торган иҗтимагый территорияләр тасвирланган мәгълүмат стендлары, дизайн-эскизлар урнаштырылачак. –Тавыш бирү без күнеккән традицион форматта узачакмы? –Юк, рейтинглы тавыш бирү үзенчәлеге шунда: анда 14 яше тулган, РФ гражданины паспорты булган район халкы катнаша. Бездә мондый хокуктан 35 мең кеше файдалана ала. Паспорт белән гражданнар тавыш бирү пунктына киләләр, аларны гомуми исемлеккә кертәләр (ул урында төзелә) һәм бюллетень бирәчәкләр. Тавыш бирергә генә кала. Тавыш бирү өчен тартмалар стационар булачак, әмма кемдер яше яки сәламәтлеге торышы буенча тавыш бирергә теләсә, күчмәләреннән дә файдаланырга мөмкин булачак. Барлык мәгълүматлар гомумиләштереләчәк һәм йомгаклау протоколы формалаштырылачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылачак, интернетта игълан ителәчәк. Район халкы уңайлы иҗтимагый мохитне сайлап алуда актив булырлар дип ышанабыз.
Әңгәмәдәш– НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА