Илдар Вәлиев:“Энемнең үлемен авылдашлар җиткерде”.

2019 елның 15 феврале, җомга

Авыл мәдәният йортының тамашалар залы түренә Әфган сугышының тере шаһитләре җыелды. Алар бирегә 27нче елларын киләләр. Төбәктә 15нче февраль – сугышчы-интернационалистларны искә алу көне кысаларында традиция буенча тантаналы чаралар уза. Кичәнең төп каһарманы – Альберт Мирзахан улы Вәлиев. 1964нче елда Ямаш авылында дөньяга килгән егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә киткән җирдән, туган ягына цинк табутта әйләнеп кайта. –Альбертны армиягә чакыру килгәч, башта авылда, аннан Казанда солдатка озату кичәләре үткәрдек. Киткәч башта учебкадан хәбәрләре килеп торды. Аннан кире адреста “полевая почта” дип күрсәтелгән хатлар яза башлады. Мин тарихтан белә идем, полевая почталар гадәттә сугыш вакытында кулланыла. Соңгы хаты үләренә 1-2 ай кала килде. Берсендә кичен мин клубта эштә идем, хастаханәдән кереп әйттеләр: “Военкоматтан шалтыраттылар, Альберт белән нидер булган”, – дип. Ул төнне бер минут та йоклый алмадым. Әти-әнине төнлә борчыйсы килмәде. Ә иртән авылдашлар энемнең һәлак булуын җиткерделәр, – дип искә алды абыйсы Илдар әфәнде. Район әфганчыларының бердәмлегенә, оешканлыгына сокланмый мөмкин түгел. “Үлгәннәрнең – каберен, исәннәрнең кадерен бел“ дигән гыйбарә изгеләрдән санала. Бигрәк тә арабыздан иртә киткән коралдашларының исемнәрен мәңгеләштерү өчен үрнәк гамәлләр кылалар алар. Бу хакта тантаналы чарада катнашкан район башлыгының урынбасары Ришат Сәмигуллин да искәртте. Чыгышын дәвам итеп Әфганчылар җәмгыяте рәисе Николай Иванов һәм Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков белән берлектә сугышчы-интернационалистларга хәрби бәрелешләр төгәлләнүгә 30 ел тулу уңаеннан юбилей медальләре тапшырдылар. Кичәдә башкалабыз Казаннан да кунаклар катнашты. Контрразведка ветераны, запастагы подполковник Ровель Кашапов һәм якташыбыз, чик буе гаскәрләре ветераны, запастагы полковник Шамил Кәримов әйтүенчә, мондый чаралар яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Альберт Вәлиевны искә алу кичәсе милли көрәш бәйгесе белән дәвам итте. Келәмнәргә 19 команда составында 120 спортчы чыга. Алар 16 авырлык үлчәвендә көч сынаштылар. 2005нче елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр төркемендә Шәдче мәктәбеннән Марат Харисов, Кукмарадан Мәүлет Ибәтуллин, Красная Горка мәктәбеннән Сергей Әхмәтшин, 3нче санлы мәктәптән Руслан Мортазин, 1нче санлы мәктәптән Данил Васильев, Югары Ушма мәктәбеннән Фаяз Әхмәтшин, Түбән Ушма мәктәбеннән Ильяс Гаптрәхимов, 4нче санлы мәктәптән Ислам Кәримов, Түбән Яке мәктәбеннән Фидаил Гасыймов белән Адель Мусин һәм Көек - Ерыкса мәктәбеннән Фәнис Гәрәев иң яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. 2003-2004нче елларда туган яшүсмерләр арасында үз авырлык үлчәүләрендә 4нче санлы мәктәптән Рамазан Корбанов, 2нче санлы лицейдан Рөстәм Миннәхмәтов һәм Артур Мәснәвиев, политехник көллияттән Илсаф Гыйләҗев, Көек - Ерыкса мәктәбеннән Фәнзил Гәрәев җиңүчеләр булдылар. *** Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышланган, район хәрби комиссариаты каршындагы сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында оештырылган митингка мамадышлыларның олысы да-кечесе дә җыелган иде. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов Ишки авылында туып-үскән, Әфганстандагы бәрелешләрдә хәбәрсез югалган дип исәпләнүче Илшат Гәрәйханов турында яңа хәбәрләр булуы, аның җәсәден туган җиренә кайтару турында сөйләшүләр алып барылуы турында җиткерде. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, район хәрби комиссары Андрей Синкевич, әфган сугышы ветераннары истәлек медальләре, республика хәрби комиссариаты Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Районыбыздан да Әфганстан җирендә йөз иллеләп егетебез катлаулы интернациональ бурычларын үтәделәр, батырлык, чын сугышчан дуслык үрнәкләре күрсәттеләр. Хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыклары өчен өч якташыбыз кызыл йолдыз ордены, 16 мамадышлы “Батырлык өчен” һәм “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнде. Һәлак булучылар да бар. Без аларны бер вакытта да онытырга тиеш түгелбез. Әфганчы-интернационалистлар бүгенге көндә яшь буыннарга патриотик тәрбия бирүдә үзләренең лаеклы өлешләрен кертәләр. Әлеге истәлекле дата хөрмәтенә үткәрелгән чаралар район мәдәният йортында дәвам итте. Фойеда Әфган сугышы тарихына багышланган музей экспозициясе әзерләнгән иде. Олы сәхнәдә әфганчыларга багышлап чыгарылган җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International