Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында «Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм «ФКП Росреестр» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында» коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Һава шартлары начараю сәбәпле (һава температурасы күтәрелү фонында күп явым-төшемнәр) биналар һәм корылмаларның түбәсеннән кар массалары төшү, кар нагрузкасы нәтиҗәсендә бина һәм киң очкыч конструкцияләр җимерелү, шулай ук елга үзәненең текә катламнарыннан, чокырлардан, карьерлардан, тимер юл өемнәре белән кар төшү мөмкин.
15 февральдә сезне совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Узган ел Россия Президенты Владимир Путин "Балачак унъеллыгы" милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның уңаеннан, яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде.
Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов халык белән турыдан-туры элемтәгә чыгачак.
“Мамадыш чибәре-2019” матурлык һәм сәләт конкурсы игълан ителде. Бу атна сишәмбесеннән алып 5нче мартка чаклы район мәдәният йорты белгечләре җитәкчелеге астында бәйгедә катнашырга теләүчеләр белән әзерлек эшләре алып барылачак.
14 февраль көнне “Звездопад» район фестивале кысаларында педагоглар көч сынаша.
Әгәр гаиләдә грипп белән авыручы барлыкка килсә, аны мөмкин кадәр изоляцияләргә, шәхси савыт-саба, сөлге һәм яулыклар бүлеп бирергә кирәк. Кичекмәстән табибны өйгә чакыртырга кирәк.