Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республика халкын Татарстанда инвестицион эшчәнлек турында YouTube-каналга язылырга чакыра. «Investtatarstan» Yoututube табарга һәм кушылырга кирәк, ул чакта белдерүләрне түбәндәге роликларга һәм эфирларга чакырачаклар.
Тантананы "Россиянең иң яхшы 100 әйдәп баручысы" исемлегенә кергән - Айрат Заһриев алып барачак.
Районыбыз нәниләре ползункилар бәйгесенә чакырыла. Халыкара яшьләр көнен бәйрәм итүдә мәйданчыкларның берсе иң яшь мамадышлылар карамагында булачак. Бәйгенең нигезләмәсе нигезендә, катнашучыларның яше 14 айдан артмаска тиеш. Балаларны ике өлкән кеше озата барырга рөхсәт ителә: берсе старт ягында, икенчесе – финишта.
Кичә район оешмалары һәм предприятиеләре, шулай ук авыл җирлекләре вәкилләре белән очрашу булды. Очрашу барышында бәйрәм программасы турында гына сөйләшеп калмадылар, планнар да билгеләделәр, бүген яшьләрне борчыган темалар турында сөйләштеләр.
Кирмән таулары үзендә тарих белән тыгыз үрелеп баручы бик күп серләрне һәм легендаларны саклый. Узган атнада узган “Кирмән җыенында” мамадышларны Кирмән тау итәгендә урнашкан Изгеләр чишмәсенә ханбикә Сөембикәнең сәфәре турында сөйләделәр.
Мамадыш муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына уздырылган техник карау төгәлләнде, әмма ашлык җыю комбайннарының барысы да тикшерүне уза алмады, ә уңышлы узганнары техник карау узу турында таныклыклар алды һәм бөртекле культураларны җыюга кереште. Урып-җыюга иң әзер хуҗалыклар булып "АПК Продпрограмма" ҖЧҖ, "Тәкәнеш" һәм "Нократ" бүлекчәләре танылды.
Татарстанда урып-җыю кампаниясе башлану турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе, ваклап сату буенча «Х5 Retail Group»компаниясе һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында семинар узды.
25 июль көнне, кичке якта, "Айбагыр" этнолагере тантаналы рәвештә үз эшен башлап җибәрде.
2019 елның 27 июлендә 10.00 сәгатьтә Урта Кирмән авылы янындагы "Изгеләр чишмәсе” янында “Кирмән җыены” үткәрелә. Программада : чараны тантаналы ачу, "Сөембикә эзләреннән" тарих битләреннән сәхифәләр, театральләштерелгән тамаша, фольклор коллективларының чыгышы, татар халкының борынгы кәсепләре, тере экспозиция.