Товарда җитешсезлекләр ачыкланганда, кулланучы сатучыга яки җитештерүчегә товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турында таләп куярга яки сыйфатсыз товарны, гарантия срогы яки яраклылык срогы дәвамында ачыкланган очракта, яңа товарга алыштырырга хокуклы. гарантия срогы товарның яраклылык срогыннан һәм хезмәт итү срогыннан ни белән аерылып тора, товарның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую срокларының үзенчәлекләре нинди.
Социаль якланмаган категориягә керүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 13.07.2019 елда "Цифрлы телевидение тапшыру сигналын кабул итү өчен цифрлы телевидение приставкасы һәм (яисә) телевидение антеннасын сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү турында"гы №574 карары кабул ителде. Аның нигезендә цифрлы телевидение приставкасы һәм телевидение антеннасының цифрлы телевидение тапшыру сигналын кабул итү өчен кирәкле чыгымнарны компенсацияләү каралган.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .
Бүген Биектау районында Эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларның 41 нче Республика конкурсы, шулай ук зоотехник-селекционерлар конкурсы узды.
МРЭС ЕЭС диспетчеры хәбәр итүенчә, 25 июльдә электр тапшыру линиясендә планлы эшләр башкарылачак.
Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм мәсьәләләрен 23 июльдә районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә карадылар, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды.
Нурлат районының «Агроинвест» ИК предприятиеләрендә шундый принцип буенча 800 тонна яссылатылган арпа әзерләнгән. Болар - КФХ Сөләйманов А.И. һәм «Южный» АФ ҖЧҖ, аларда 400әр тонна шундый ашлык әзерләнгән. якын араларда Мамадыш һәм Апас районнарында да арпаны шулай әзерләү башлана.
2019 елның 9 июлендә Йошкар-Ола шәһәрендә (Марий Эл Республикасы) III Бөтенроссия инвалидлар Спартакиадасының ябылу тантанасы узды. Быел ярышларда Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән 2 меңнән артык кеше катнашты. Спортчыларны 360 волонтер озатып йөрде. Ярышлар кысаларында 574 комплект медаль уйнатылды.рылды.
Мамадыш районында керәшен мәдәнияте фестивале егерменче тапкыр узды. 20 нче июль көнне Мамадыш муниципаль районының Җөри авылында "Питрау" керәшен мәдәниятенең егерменче юбилей фестивале узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
"Питрау" ның 20 нче, юбилей фестиваленең абсолют батыры дип Мари Иленнән Муса Галләмов танылды!