Кирмән таулары үзендә тарих белән тыгыз үрелеп баручы бик күп серләрне һәм легендаларны саклый. Узган атнада узган “Кирмән җыенында” мамадышларны Кирмән тау итәгендә урнашкан Изгеләр чишмәсенә ханбикә Сөембикәнең сәфәре турында сөйләделәр.
“Бу урыннар үзләрендә ханбикә Сөембикә эзләрен саклый. Аның тавышы еллар аша кайтаваз булып тулардагы ташлар арасыннан яңгырый сыман. Шуңа күрә бүгенге чараның беренче өлеше “Сөембикә эзләреннән” дип атала. Икенче өлеше – “Асылыма кайтам”. Чөнки максаты - татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу, аларны үсеп килүче буынга тапшыру . Без бүген тарих битләрен өйрәнәбез, тарихи-мәдәни мирас объекты статусын йөртә торган мирасны саклау кирәклеге турында сөйләшәбез. Бу - олы юлның башы гына», - дип билгеләп үттеләр оештыручылар бәйрәмне ачу тантанасында.
Теләгән кеше мастер клаассларда катнашты. Һәр катнашучы мастер-классларда катнаша алды: танылган рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаштан гарәп шрифтларын чыгарырга һәм шамаиллар ясау нигезләрен өйрәнергә мөмкин иде. Кирмән мәдәният йорты үзешчәннәре театральләштерелгән тамаша әзерләгән, районның фольклор коллективлары һәм Сарман районыннан чакырылган коллектив сәхнәдә чыгыш ясады. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы күргәзмә әзерләде. Барлык кунакларны да пылау һәм шифалы үләннәрдән чәй белән сыйладылар.