Мамадыш муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына уздырылган техник карау төгәлләнде, әмма ашлык җыю комбайннарының барысы да тикшерүне уза алмады, ә уңышлы узганнары техник карау узу турында таныклыклар алды һәм бөртекле культураларны җыюга кереште. Урып-җыюга иң әзер хуҗалыклар булып "АПК Продпрограмма" ҖЧҖ, "Тәкәнеш" һәм "Нократ" бүлекчәләре танылды. 2019 елның 1 сентябренә кадәр Мамадыш муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе инженер-техник хезмәткәрләре, башка районнарның бүлек башлыклары катнашында үзара тикшерү буенча уртак рейдлар оештырылачак һәм үткәреләчәк. Алар барышында дәүләт номеры билгесе, теркәү турында таныклык, рөхсәт категориясе белән таныклык, техник карау узу турында таныклык булу-булмавына, техниканың ут сүндергечләр, аптечкалар, су, көрәкләр, ломнар, сәнәкләр, фляглар белән тәэмин ителүенә һәм яктылык, тавыш бирү приборларына, аларның төзеклегенә кагылышлы мәсьәләләргә аерым игътибар биреләчәк.
Илнур Сафин – Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.